Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Гөлчирә Галимова. Буа.


Март. 2024.
Язмышлар языла күкләрдә.
Өченче бүлек.
Нурания белән Нурия бүген мәктәптә тоткарланды. Озакламый 8 март бәйрәме. Һәрбер кызның әнисен шатландырасы килде. Элек һәрбер класс аерым бәйрәм үткәрсә, быел нигәдер күмәк бәйрәм оештырырга булдылар. Спортзалда әниләргә утырырга урыннар әзерләнде, ә түргә сәхнә оештырылды. Һәр класстан кемнедер чыгыш ясарга чакырдылар. Нурия бик теләп катнашырга булды. Нурания киресенчә карап утырырга гына теләвен әйтте. Арып, талып балалар мәктәптән өйләренә кайтырга чыкты. Язгы кояш нурлары шул хәтле җылыткан, аяк астында күлләвекләр барлыкка килгән. Кызлар, егетләр көлешә, көлешә өйләренә ашыкты. Менә үзләренең йортлары янына килеп җитүгә Нурания апасының пальто итәген тартып:
— Апааам, апам дим, оныттың мәллә? Апам, әни бит бүген өйдә, ә син шапкаңны да кимәгән, әни күрсә сүгә үзеңне.
Сеңлесенең сүзе вакытлы булды. Чыннан да соңгы арада Нурия дус кызларыннан калышырга теләмичә шапкасын салып, сумкасында йөртә башлаган иде. Нурия тиз генә шапкасын киеп бетергән генә иде, капкадан әнисе килеп чыкты да:
— Кайттыгызмы? Мин сезне югалткан идем, нигә соңладыгыз?
— Әни бәйрәм җитә бит, мәктәптә әзерлек бара. Әнии, ә әти кайттымы?
— Юк шул әле, эше бетмәгәндер, ярый бар кереп өстегезне алыштыра торыгыз, мин хәзер елга ерып җибәрәм дә керәм.
Нурия өйгә керүгә сеңлесенең битеннән үбеп:
— Рәхмәт сиңа сеңлем, әле дә син бар, син искә төшермәсәң баш бетте иде.
— Син дә мине яклыйсың бит, димәк мин дә сине якларга тиеш апам.
Әйе, бу чыннан да шулай иде, ике кыз бер берсе өчен җан атып яшәде, бер берсенә булышты.
Әнисе өйгә кереп , тәмле итеп чәй эчеп утырганда Казаннан әтиләре кайтып төште. Ул өс киемен салуга:
— Килегез әле яныма җимешләрем минем, карагыз әле әтиегез сезгә нинди күчтәнәчләр алып кайтты.
Кызлар урыннарыннан торып әтиләре янына ашыкты. Икесе әтиләренең ике бит уртасыннан үбеп, әтиләре биргән күчтәнәчләрне өстәл өстенә куйдылар.
— Әти ә син миңа аю алып кайтам дидең бит.
Үпкәләгән кыяфәтен чыгарып Нурания әтисенә карады.
— Кызым аюлар куркыныч иде, менә Әнвәр абыең май бәйрәменә кунакка чакырды һәм, һәәәәм....һәм без чын аюлар карарга циркка барырбыз дип сөйләштек.
Нәби күзен кыса төшеп Нурзидәгә карап:
— Әниегезне дә алып барырбыз.
— Уррраааааа, мин циркка барам.
Нурания шатлыгыннан нишләргә белмәде. Нурзидә апа гына:
— Кызым зур үсәсең, ә акылың һаман кечкенә балаларныкы кебек, шатланасың нәкъ менә биш яшьлек сабый бала.
— Мин үскәч тә шулай шатланачакмын, чөнки әтием мине үскәч тә циркка алып бара, шулай бит әтием?
— Шулай җимешем минем, шулай.
— Менә, менә, мин җимешем дип әйткәч яратмыйлар, ә әтиләренә ник бер сүз дәшсеннәр.
Хәзер инде Нурзидә апа кызларына үпкәләп карады.
— Әни үпкәләмә инде, тик әти чыннан да тәмле итеп, ничектер матур әйтә ул сүзне.
Нурия әнисен килеп кочаклады да:
— Әйт әнием, син дә әйт, без сезнең икегезне дә яратабыз.
— Юка еланнар....ярар, әйдә әтиегезнең ашыйсы киләдер, әйдәгез өстәл артына утырабыз.
Бәхетле мизгелләр тиз үтә шул, һәрбер көн үзенчәлекле булып уза. Әти әниең яныңда булу, аларның бер берсен хөрмәт итеп яшәүләре дә яшәргә көч өсти. Алай гына да түгел, нәкъ менә алар тормышын кабатлыйсы, гаиләң белән бер береңне аңлап бәхетле булып яшисе килә.
Тормыш тәгәрмәче шулай әкрен генә атлый бирде. Май бәйрәмнәре дә якынлашты. Авыл клубында бүген зур бәйрәм, алай гына да түгел, концерт беткәч яшьләр өчен дискатека да булачак. Нурия бик теләмәсә дә дуслары белән барырга булды. Нишләсәң дә тугызынчы класс артта калып бара. Нурия нишләргә белмәгән арада Нурзидә апа кызының чәченә матур итеп причёска да ясарга өлгерде. Бары Нурания авызын турсайтып:
— Бар, бар, әни миңа үскәч тагында матур причёска ясый, шулай бит әнием.
Просмотры: 30
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти