Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

--Җитте сезгә, мә бау Рәзиләнең аяк кулларын бәйлә.


--Сиңа кирәк булса бәйлә, мин туганымны үз кулларым белән богауламыйм. Без бер бөтен икебезне бергә бәйлә.
Артур ачуы чыгып Рәзиләне Рәсиләгә якынырак сөйри башлады. Шул вакыт Рәсилә кулына тотып утырган мендәрен Артурга бәрде.Теге кисәктән бәрелгән мендәрдән сискәнеп әздән генә егылмады. Кызлар шуннан файдаланып Артурны төртеп ектылар.Икесе ике яктан суккалый башлады. Ләкин ул кызлар кулыннан җиңел очкынды. Күзе нигәдер тәрәзә төбенә кергән пычакка төште. Бер мизгелдә барып алды да Рәзиләгә кадар өчен кулын күтәрде. Рәсилә пычак Рәзиләгә таба караганын күреп алар арасына керде. Кисәктән аткан тавыш ишетелде. Артур кылтырап куйды да идәнгә ауды, анын өстенә Рәсиләдә ө
егылды .Рәзиләгә дигән пычакны Рәсиләгә кадарга өлгергән булып чыкты.
Рәзилә куркуыннан кычкырып җибәрде. Ишектән ике полицейский белән Дамир керде. Кергәндә Артур пычак күтәреп торганны күреп берсе атып җибәрә. ләкин соңа кала пычак Рәсиләнең үпкәсенә керә.
Кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасын дәшәләр. Машинаны  көткән арада Рәзилә кыскача нәрсә булганны сөйләп бирә
Дамирның килүенә гаҗәпләнеп
--Син ничек белдең?
--Мин кайтканда күрдем Артурны, яхшы гына әйткәләшеп алдык,
Ул мин борылган арада башыма сугып китте, төнге каравылчы мине күреп аңыма китерде.  Мин нигәдер синең өчен
борчылдым һәм полиция чакырдым ,монда килдек соңа гына калдык. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп Рәсиләне, беррәттән Артурны да хастахәнәгә алып китте. Табиблар Рәсиләгә кичекмәстән операция ясарга кирәк үпкәсенә каты зыян килгән дигәч, Рәзилә үзен  тәкдим итте .Рәсиләгә операция ясаганда туарга өлгермәгән баласын да алырга туры килә.
Язмыш, күрәчәк кешене нинди генә сынаулар үтәргә дучар итми .Тормыш сукмаклары бик сикәлтәле шул, ярату белән беррәттән нәфрәт йөри. Нигә сон кешеләр яраткан кешеләрен аңларга теләми? Нигә үз бәхетләренә аяк чала? Бәхетләре яннарында гына йөргәнне күрергә теләми? Гомер бик кыска, әгәр сине яратучы бар икән нигә соң шул сөю диңгезенә чуммаска? Бер береңнән гаеп эзләп араларны бозарга?Хыялдагы ярны эзләп  чынбарлыктагыны күрми, калганны нигә аңламыйлар соң?
  Рәсилә күзен ачты,.янында Рәзилә ятканны күргәч
--Без кая? Без нишлибез монда?
Рәзилә туганына елмаеп
— Безнең хәзер икебезгә бер йөрәк кенә түгел бер үпкәдә туганым.
--Артур кая?
--Ул да монда, аңада операция булды.
Рәсиләнең күзенә яшь тулды
— Нишләде ул җүләр ? Нигә? Нигә мәхәббәтебезне аңламады?
— Җитәр Рәсилә, аңлыйм сиңа авыр, яраткан кешене оныту җиңел түгел, аңла ул безне үтерергә теләде. Бәхеткә полиция килеп җитте.
--Ул сүзендә торды, әниләргә яңа елны үлгәнче онытылмаслык ясады .Быелгы туган көнен әни оныта алмаячак.
Вакыт үтте, кызлар исән сау терелеп хастахәнәдән чыкты. Дамир озакка сузмыйча Рәзилә белән язмышын бергә кушты. Туйда Рәсилә шахит егете белән дуслашып ,егет белән кыз булып очраша башлады ,Рәсиләгә әле һаман авыр иде, ул егетләргә ошанычын югалты. Артурны норкотик әйберләр куллануында раслап , Дамирны да, кызларны да үтерергә маташуы өчен  15 елга төрмәгә утырттылар.
Просмотры: 45
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти