Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Гөлчирә Галимова.Буа.2018.март.


   Кан дошманым.
Бишенче өлеш.
-Иреңнәрен шешкән, иртәгә ничек кайтып күренергә инде? Күзләреңне йом әле сөртеп бетерим.
--Кирәкми үзем, Артурны карарга кирәк үлсә гомеребез төрмәдә үтәчәк.
--Селкенә әнә кара ,әйдә бәйлик, айнып китсә икебезнедә үтерә, полиция дәшергә кирәк, алып китсеннәр.Нинди булса да бау табарга кирәк.
— Бау бар сумкада кара әле, әнигә кер элергә  алган идем.
Рәсилә ишек янында торган сумкадан бау алырга коридорга чыгып китте .Ах. дигән тавышка бүлмәгә ашыкты, тик бернидә күрергә өлгермәде каршысында Артур басып тора   иде.
— Нәрсә мине үтерергә җыендыгызма?
Ул Рәсиләнең кулыннан тотып бүлмәгә сөйрәп керде.
--Әнә күрәсеңме мин аны   үтердем,  аны җәлләмәгәнне сине җәлли дип уйлыйсыңма?  Утыр диванга тиз
--Син нишләргә җыенасың? Нигә кирәк  иде  сиңа Рәзиләне үтерергә?
--Тиле бер сугып кеше үләме? Җитмәсә хатын кыз, сездә бит мәче гомере,  сез яшәргә,  үлемнән качарга сәләтле хайваннар.
— Нишләдең син? Сиңа нинди җеннәр килеп ияләште?  Сине утырталар бит шуны аңламыйсың.
--Кем әйтте, ?Мин хәзер сезне бәйләп яткырам да  ут төртәм, кызык бит ике туган бер көнне үлә.Мин Рәзиләгә күпме ялынып йөрдем,  минеке булмый икән беркемнекедә булмый.
--Син бит ярата белмисең,  ничек итеп  сине Рәзилә яратырга тиеш, .Син яратырга сәләтле түгел. Яраткан кешене аңламыйсың,  мин сине үлеп яраттым, ә син нишләдең? Минем сөюемне җиргә салып таптадың .Кем дип белдең үзеңне әйт? Син хыянәтче җан.
--Дәшмә дим мин сиңа..
--Нигә? Барыбер үтерәм дисең бит, ишетеп кал үзеңнең кем икәнеңне. Минем яратуымны белеп мине алдап башкаларны кочып йөргәндә нәрсә уйладың?  Ничә тапкыр хыянәтеңне белеп гафу иттем, Әле мине хыянәттә гаеплисең, Әле. өйләнешмәгән ,ә син мине үзеңнең хатыныңа,  үз колыңа әйләндерергә. өлгердең.
--Тукта дим мин сиңа.
--Туктамыйм, тыңлап бетер, мин сине бөтен җаным,  тәнем белән яраттым, әйткән сүзләрең йөрәгемне яраласада түздем, көнләшә димәк ярата дип уйладым.Син дөрес әйттең гарем, синең гаремда без ничәү соң? Син һәрберебездән шулай көлгәнсеңдер инде.Әйе син яраттыра белдең, тик килер бер көн син дә безнең урында калачаксын. Синең дә йөрәгеңне яраларлар .Ә мин тиле сине яраттым, синең нинди булуыңны белә торып, әниләргә дә без эйләнешәбез дип әйтергә теләгән идем.
--Курыкма аларга яңа ел бүләге була, үлгәнче сезнең елыгызны яңа ел бәйрәме белән искә алачаклар.
--Үтер, чыннан мин курыкмыйм, синең кебек хашәрәттән бала тапканчы үлүең яхшырак. Бәхетемә туганым белән дуслашырга , аңлашырга. өлгердем. Үтер әйдә нәрсә көтәсең.?
--Тиз генә үлмисең әле син. мине кабәхәт дидеңме? Әле син минем нәрсә эшли алуымны белмисең, әнә Рәзилә дә уянды.Бик әйбәт.
Артур  аңына килгән Рәзиләне күтәреп Рәсилә янына  утыртып
--Я кайсыгыз саубуллашу сүзләрен беренче әйтә?  Ярар теләүче булмаса мин әйтәм.Үлгәнче белергә тиеш бит сез,  Минем акча күп дип Рәсилә бәгрем юкка чаптың. Мин түгел Дамир бай малае , Әйе дөрес әйттең син , акча булганда башкалар белән чуалдым, ә акча юкта синең яныңа килдем. Син тиле болай да мине яраттың, ә нигә файдаланмаска, Яратам дип әйтә идем, ,соң сиңа шул җитә иде, авызыңны  ачып көтеп утырдың.Син нәрсә эшләргә дә әзер идең бит.
--Әйе мин синең өчен нәрсә эшләргә дә эзер идем, хәттә кан туганым белән дошманга әйләндек , сине яратудан җүләрләнә башладым.Хәзер синең чын йөзеңне күрдем, син мәхәббәткә лаек түгел,  кем дип белдең үзеңне вәхши җан? Хатын кызның йөрәген яндыру җиңел ул, иң курыкканым шулай түбән тәгәрәвемне Рәзилә белмәсә ярар иде дип уйлый идем. Мин җүләр агым суга каршы йөзәргә теләдем. Янәсе мин сине көчле яратсам кайчан булсада синдә мине аңларсың, ярата башларсың дип өметләндем.Сөю хисе ничек йөрәккә очарга канат бирсә, шулай ук йолкыпта ала икән. Я нәрсә көтәсең үтер.
Рәсилә Рәзиләгә карап
— Гафу  ит мине , мин синең йөрәгеңне теткәләдем,  шул вакытта үземнем йөрәгемдә яралы иде. Син күпме торыштың миңа аңлатырга, ә мин мәхәббәт колы идем. Ишетмәдем шул сүзләреңне. ишетмәдем. Күземне томалады, колагым ишетмәс булды Артурга булган сөю хисем көчлерәк иде.
Просмотры: 45
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти