Рәзилә әнисенә бер сүз дә әйтергә ирек бирмәде,тиз генә сейләде дә телефонын сүндерде.
Ваннага кереп эстен сабынлап кат кат юды, әйтерсеңлә булган хәлләрне шулай гына юып тешереп була. Берничә кен ул урамгада чыкмады.Анын уенда бары тик нишләргә дигән уй иде .Бәхетенә Артур киләм дисәдә килмәде .Рәзиләнен уйлары чуалды. Нишләргә, нишләргә? Юк. булмый ничек булсада үземне кулга алырга кирәк . Яллар җитә, әниләр алдында ничек үземне кулда тотармын ? Рәсилә белән ничек күзгә күз очрашырга? Инде ничә кен үтте Рәсилә эйгә кайтмады,телефонын да алмый. Әниләргә укудан соң кайтам шуңа Рәзилә янына кайтырга ерак ,әлегә иптәш кызларда кунып торам дигән .Өйгэ кайткач Рәсилә белән аңлашырбыз дип өметләнәм .Аның булган хәл аркасында чыккан аңлашылмаучанлыкны таратасы килде. Алар бит туганнар, бер берсен аңларга тиеш. Аңлар Рәсилә барында аңлар. Кен үтә торды, Рәзилә генә булган хәлләрне оныта алмый җафаланды .Әйтерсең әле яңа гына булган хәл .Буген Дамир кайта. Иң авыры аның белән сейләшү .Нәрсә әйтә ул ?Ышанырмы? Бәлки Артур алдан сөйләп куйган булса? Йә ходаем нишләргә миңа? Бер дә Дамирны югалтасым килми. Рәзилә дәресләрдән сорап кайтып китте. Әле күзгә күз очрашып сөйләшергә әзер түгел иде. Дамир кич белән килде. Ишек шакыган тавыш булсада Рәзилә ачырга ашыкмады .Телефонын сүндереп куйды .Дамир да үссүзле булды, ишекне шакуын дәвам итте. Рәзиләгә ачырга туры килде, озак шакып тавыш чыгар, күршеләр яратмас дип уйлады.
--Нигә ачмыйсың? Нәрсә булды? Телефоның сүнгән, ике атна эчендә мине онытырга өлгердеңме?
Дамир Рәзиләне сорауларга күмде. Рәзилә генә бер сүз дэшмичә диванга барып утырды.
--Аңламыйм нәрсә булды соң? Нигә шулай каршылыйсың?
Рәзилә дэшмәде, анын күзенә яшь җыелды.Дамир кызнын күзенә карап
--Әйт нәрсә булды? Әйт дим яшермә.
Рәзилә бу сораулага нәрсә җавап бирергә белмәде, ул бары мендәргә капланып елый башлады.
— Рәзилә кадерлем әйт инде нәрсә булды? Әти әниең хәлләре начар мәллә? Күз яшьләре белән еларлык булгач бер дә яхшы түгел.Үтенәм аңлат инде, күз яшьләренен әле беркемгә дә булышканы юк. әйт нэрсә булды?
Рәзилә диваннан торды да үзен кулга алырга торышып
--Мин бүтән синеке түгел...Минем сафлыгым бетте, Шуңа моны синнән. Яшерәсем дә, сине алдыйсым да килми. Үтенәм кит, миңа болай да авыр. Минем ,минем...
Рәзилә кабат елый башлады.
Дамир нәрсә әйтергә белмичә катып калды.Башындагы уй фикерләрен тупларга маташты .Булуы мөмкин түгел, ничек?
--Аңламадым, син башкага кияүгә чыгарга телисеңме? аңлат зинһар.
--Мин беркайчанда кияүгә чыкмыйм, минем намусымны җиргә бәреп таптап киттеләр.Мин үзем дә нишләргә белмим.Үтенәм кит. Миңа бик авыр.
--Мин беркая да китмим. Миңа барында сөйлә ,минем белергә хакым бар.
Рәзилә акрын гына тәрәзә янына килеп басты, ул җавап бирергә курка иде .Дамир да Рәзилә янына килеп аны кочагына алды.
--Аңла сиңа булган мәхәббәтемне беркем дә, бернәрсә дә сүндерә алмый.
--Юк Дамир син аңламадың, мине көчләделәр. Мин хәзер сиңа тиң түгел.
--Нәрсә?....
Дамир чыннан да аңламаган булганмы. Ул Рәзиләнең кулыннан селки, селки
--Нәрсә дидең? Әйт кем эшләде ул эшне? Әйт дидем мин сиңа.
--Артур
--Юк, мөмкин түгел .Ышанмыйм, Нигә, юк ул алай эшли алмый.Нигә, нигә?
--Ул, Дамир ул, мин сине яратам, сине беркемгә дә бирмим, син бары минеке буласың диде.
Дамир нишләргә дә белмәде, бүлмә буйлап аркылыга, буйга йерергә тотынды. Мондый хәбәр ишетү аңа авыр иде. Ничек, ничек ул бу эшне эшли алган? Ничек итеп дустының сөйгәнен мәсхәрәли алган?
Дәвамы бар.
Просмотры: 28