Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Кан дошманым


Гөлчирә Галимова. 3 өлеш.

Ничек кенә Артурдан котылырга теләсә дә Рәзилә котыла алмады. Ул бик кечле булды. Бер тамчы арада Рәзиләнен йерәген утка бәрделәр, хәленнән килсә ул шул мизгелдә уләр иде. Тик ходай аны калдырды, нигә?Ул ничек яшәргә тиеш соң хәзер?
Артур диваннан торды да
— Әйттем мин сина минеке буласың дип, нигә, нигә миңа усал карадың? Барда башкача була иде.Ә хәзергә. җыен, мин сине ташламыйм, гафу ит , тик башкача син минеке булмый идең .Әйе мин кабәхәт, беләм син бик әйбәт кыз , шуңа күрә миңа кияүгә чыгарга риза булачаксың.Башкача сине хәзер кем алсын, яратмаганыңны да беләм. Ләкин минем ярату безнең икебезгә дә җитәр. Ошан син үкенмисең, мин чыннан да сине яратам, Ант итәм сине бәхетле итәр өчен мин барысында эшлиячәкмен.
— Юк син кеше түгел, яраткан кеше болай кылана алмый ул.Әгәр син яратсаң минем бәхетле булуымны теләр идең.Мин кем белән булуыма карамастан ...Ярату ул җенси менәсәбәт кенә түгел , ышану , һәм бер береңне хермәт итү, бер береңне бәхетле булып курергә омтылу.
--Син бит миңа карамадың да мин нишләргә тиеш идем.
--Синең Рәсилә белән булуыңны белә торып. мин ничек сезнең арага керергә тиеш дип уйлыйсың? Аннары мин бит сине. беренче кеннән үк күралмыйм .Синең үз үзеңне тотышың, ,син хатын кызны хермәт итмәвең, аларны кешегә дә санамыйсын бит. Ничек, нәрсә. эчен мин сине яратырга тиеш?
--Җитте, әгәр миңа кияүгә чыкмасаң чыкма ,сине хәзер Дамирын да алмый, ә мин Рәсиләгә өйләнәм. Син гомер буе киявеңнен сеяркәсе исемен күтәреп йөриячәксен.
--Җүләр, мин Рәсиләгә барын да сөйлиячәкмен.Син...
--Җап авызыңны, беренчедән ул сиңа ошанмаячак, икенчедән соңа калдың ул......
— Нәрсә ул? Син нәрсә эшлисең монда?
Ишектән Рәсилә килеп керде, диванда ярым шәрә яткан Рәзиләне куреп
— Син нишлисен?Дамир киткәнне генә көтеп торгансың тизрәк минем егет астына кереп яткан. Ятсыз, ничек йә әйт ничек итеп шулай. эшли алдың? Син, син үз туганыңның йөрәген ярдың.
Ул күз ачып йомганчы Рәзилә янына барып аның чәченә ябышып суккалап
--Үтерәм, үтерәм мин сине.
Артур Рәсиләне сейрәп алды да яңагына сукты.
--Якын киләсе булма аңа, ишетәсеңме, әйттем мин сина эйләнәм дип, тынычланырга тырыш, Ә аңа нәрсә югалтканын курсәтергә теләдем.
--Ничек, анын белән йоклапмы? Син нәрсә ике хатын белән яшәргә телисенме? Күргәннәрдән соң мин сиңа кияүгә чыга дип уйлыйсынмы? Хәшәрәт, син башка белән булсаң аңлар идем, син бит минем туганым белән хыянәт иткәнсең. Ә син, син мине үз кулларың белән тотып юкка чыгардың.--Ул Рәзиләгә усал карап— Әйе бүгеннән без араларны өзәбез, синең туганың юк. Син минем дошманыма әйләндең, бутән күземә күренмә.
Рәсилә яшьләренә буылып өйдән чыгып китте.
Рәзиләнең бугазына төер утырды. Ул бик теләсә дә бер сүз әйтә алмады. Нәрсә булды соң бу ? Бер гаебем юк ә уземне иң гөнаһлы кеше кебек хис итәм . Нишләргә? Ничек аңлатырга? Юк ул бүген аңлар дәрәҗәдә түгел.
--Нәрсә анда нишләргә дип баш ватасыңмы? Уйлама, күрәсеңме үзе җайланды, Рәсилә белә, димәк әйтәсе бар дип куркырга түгел, Ярый үзеңне рәткә керт, кич белән килеп алам.Әниләреңә кайтып өйләнәбез дип әйтербез .Ә Рәсиләгә килгәндә бераз тузынып йөрер дә туктар.Сез бит туганнар .Артур ишекне ябып чыгып китте.
Рәзилә селкенергә дә куркып озак утырды. Булган хәл аның зиһенен бетереп чуалтты .Нишләргә. хәзер? Рәсилә белән араларны ничек җайларга? Нинди йөз белән әти,әни янына кайтып куренергә?Иң мөһиме Дамирга нәрсә әйтергә? Анын күзенә ничек күтәрелеп карарга? Бетте, барда бетте .Күпме хыяллар бер мизгелдә чәлпәрәмә килде. Югалтты, югалтты ул Рәсиләне дә, Дамирны да. Юк ул бүген кайта алмый .Әнисе бик сизгер , нәрсә булганын тавыштан белә. Әгәр сизенсә нәрсә була? Нәрсә булсада уйларга кирәк . Ул кесә телефонын алды да әнисенә шалтырата башлады.
--Әни нихәл? Гафу ит без бүген кайта алмыйбыз. Яңа елда күп ял булганга эстәмә дәресләр бирделәр. Зинхар әтигә әйт үпкәләп ятмасын.Алла теләсә яңа ел бәйрәмнәрендә яллар күп була. бергә булабыз.Әни күп сейләшә алмыйм, дәрес башлана, ,мин кич шалтыратам.әтигә сәлам әйт, яратам сезне әнием.
Просмотры: 30
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти