Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Чираттагы сессиягә киткәндә күзләрендә яшь иде сөйгәнемнең. Мин :”Ун…

Чираттагы сессиягә киткәндә күзләрендә яшь иде сөйгәнемнең. Мин :”Ун көн тиз үтәр, сизми дә калырбыз. Озакламый бергә булачакбыз !”-, дип юаткан булдым. Үзем очрашу минутларын чак көтеп алдым. Ә кайтуга мине бөтенләй икенче кеше каршы алды.
-Сине беркайчан да яратмадым, икенчегә кияүгә чыгам, чыгып кит, -дип кырт кисте. Шунда, бернәрсәне дә ачыкламыйча, авылны ук ташлап китүемне беркайчан да гафу итмәячәкмен. Бик кызу идем шул!Шуны белгәнгә Гәүһәр бернәрсә дә сөйләмәгән дә инде, мине җәлләгән. Сөйләгән булса, бәлки мондый фәҗига дә булмас иде!
Авылдан киткәч, бөтенләй укуны да ташлап Себер якларына чыгып киттем. Миңа баребер иде инде, миннән дә бәхетсез кеше булмагандыр ул вакытта. Башта төзелештә эшләдем, аннан яңадан төзелеш институтына кереп укып чыктым. Трест началнигына кадәр күтәрелдем. Ләкин болар берсе дә шатлык китермәде, Гәуһәремне оныта алмадым. Соң гына, яшем кырыкка җиткәндә өйләндем. Яратып түгел, картайганда берүзем калырмын диптерме инде, белмим. Безнең йортта тора иде ул хатын. Ун яшләр тирәсендәге улы да бар. Шул малай аркасында танышып киттек, аннан бергә тора башладык. Бик түзем хатын булды Сания. Үзен яратмаганны белә торып, беркайчан ризасызлык белдермәде. Ришатны бергә үстердек, уртак балабыз булмады. Улыбызның ВУЗга керергә вакыты җиткәч, Башкортостанга кайттык. Ул Медиина Университетын сайлады. Акча белән кайткан идек, дүрт бүлмәле яхшы фатир алдык, дача да, машина да булды. Ләкин шул гомер үтсә дә, күңелдәге юшкын бетмәде. Гәүһәрнең артабангы язмышын да белә алмадым, авыл белән дә элемтә юк иде. Шулай да ходай миңа сюрпризны әзерләп куйган булган әле!
Ришат институтны бетереп больницада эшли башлады. Өйләнергә генә ашыкмады, кызлар белән дә йөрегәне күренмәде, кич җитсә өйдән чыкмый. Ә беркөнне, көтмәгәндә, кайтты да :
-Әти-әни, мин иртәгә булачак киленегезне күрсәтергә алып киләм, диде. Мондый шатлыклы яңалыкны күптән көтсәк тә, аптырап киттек. Икенче көнне, табын әзерләп аларны көтәбез бит инде. Менә звонок шылтырады. Мин күзлегемне күлыма тоткан килеш, ишек ачарга киттем. Ишекне ачып җибәрсәм, Ришатның алдында кулына роза чәчкәләреннән букет тоткан... Гәүһәр елмаеп басып тора. Кисәктән, кулымдагы күзлегем кулымнан төшеп китте, үзем дә сизмәстән:-Гәүһәр???, -дидем. Барысы да аптырап калган иде. Сания мине саташа дип уйлагандыр инде, чөнки ул минем гел Гәүһәр белән саташканымны белә иде, шуңа карап кына куйды. Иң беренче Ришат телгә килде.
-Әти, ни сөйлисең, нинди Гәүһәр?Бу минем булачак тормыш иптәшем Резеда. Таныш бул матурым- минем әти-әни.
Өстәл артына утыргач та кыздан күземне ала алмадым. Я, ходай, шул хәтле охшар икән! Елмайганда бит очлары чокыраеп тора, озын толымы да алдына салынган. Хәттә күлмәге дә зәңгәр төстә. Азаккы күргәндә Гәүһәр зәңгәр күлмәктә иде... Юк. бу ниндидер төш генәдер!
-Әнүәр абый, сез минем әнине белә идегезмени?, -дип сорап куйды Резеда елмаеп.
-Әйе, мин яшь чакта безнең авылга Гәүһәр исемле укытучы эшкә килгән иде. Син аңа бик нык охшагансың сеңлем, гафу ит инде.
-Ул минем әни булгандыр мөгаен. Миңа ике яшь чагында, әти белән икесе авариядә үлгәннәр. Мине Зөбәрҗәт әни үстерде. Чын әти –әнием турында мин күптән түгел генә белдем. Минем сукыр эчәгем шартлап перетонит булгач, операция ясарга кан кирәк булды. Әти-әниемнеке туры килми. Шунда алар дөресен сөйләделәр. Ә мине Ришат терелтте.
Кызның ачыклыгы, бер катлылыгы, барысына охшады. Икенче атнага ук кыз сорарга бардык. Менә шунда инде Зөбәрҗәт авызыннан Гәүһәрнең үлеме турында дөреслекне ишеттем. Резедага әлбиттә дөресен әйтмәгәннәр. Ничек итеп балага синең әниеңне әтиең ерткычларча үтерде, төрмәдә утырды дип әйтсеннәр!
Менә шулай, Зәлифә ханым, Гәуһәремне күп еллардан соң күргәндәй будым. Ул да әниләре кебек укытучы һөнәре сайлаган, математика укыта. Ике балага әби-бабай булдык. Хәзер үзләренең оныклары туды, аллага шөкер. Сания генә күрәлмәде, оныгының баласы туганын. Өч ел элек йөрәк чиреннән, барыбызны да кара кайгыга салып китеп барды. Балалар үзләренә чакырса да, берүзем торам әле. Җәй буе бакчада
Просмотры: 57
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти