Зәлифә төнлә, ыңгырашкан тавышка уянып китсә, улы авыр хәлдә иде…
Зәлифә төнлә, ыңгырашкан тавышка уянып китсә, улы авыр хәлдә иде инде. Ашыгыч ярдәм килеп өлгерә алмады. Өченче инфаркт яше кырык бишкә дә җитмәгән ирне алып китте. Әнисен тагын кара кайгыларга салып китте.
Зәлифә төннәр буе йоклый алмыйча чыга. Нигә ходай минекеләрне генә ала соң? Нинди гонаһларым өчен шундый җаза бирә соң аңа гына?Уйлый-уйлый уйларының очына чыга алмый. Күпме генә эзләсә дә, ходай каршында бер гаебен дә тапмый. Ходайга теге дөняда да яхшы кешеләр кирәктер инде дип үзен юаткан була. Барлык ходай алган якыннарын күз алдыннан үткәрә. Ул инде ап-ак чәчле карчык, ә алар һаман яп- яшләр: әнисе, әтисе, укытуч Рәшидә апасы, Рәшит, Гәүһәр апасы, Әнәс, Марат, Әлфизә, Руслан... Күзен йомса барысы да тезелеп басалар. Шулай төн йокламыйча таң аттыра, калган балаларына исәнлек тели. Зиратка да көн аралаш йөри. Якыннары белән сөйләшеп кайтса ниндидер җиңеллек ала. Гәүһәр апасының каберен дә гел тәрбияли, ул аның булачак һөнәренә зур йогынты ясады бит.
Беркөнне шулай тагын сөйләшә-сөйләшә каберләргә чәчкә утыртып йөри иде, Гәүһәрнең кабере янына олы гына, олпат гәүдәле, ап-ак чәчле бер ир ат туктаганын күрде. Күлында роза чәчкәләреннән олы букет. Кем икән бу әдәм дип уйлап Зәлифә эшен дәвам итте. Теге кеше дә чәчкәләрен кабергә куеп озак кына басып торды. Кабер ташына беркеткән Гәүһәрнең фотосүрәтен кат-кат сыйпады, күзләрен дә сөртеп алды. Бераз вакыт үткәч, Зәлифә янына килде. Исәнләшкәч:
-Сез мине танымыйсыздыр инде, ханым. Мин шушы авылныкы бит, Әнүәр булам. Мин авылдан чыгып киткәнгә хәтсез еллар хәзер.
Шулай әкрен генә сөйләшеп зираттан чыктылар. Зәлифә аны чәй эчеп чыгарга чакырды. Әнүәр берсүзсез риза булды. Аның да авылга кермичә дә китәсе килми иде, ә барып төртелер кешесе юк. Күнакның “текә”машинасына утырып төштеләр.
Шул гомер буена бер таныш йорт та калмаган әлбиттә, авыл бик матур. Кая карама яхшы йорт –ихаталар, яңа клуб, мәктәп. Әнүәрнең нигезендә дә яңа йорт утыра. Авылны урап чыккач кибеткә кереп чыгарга дип. Әнүәр машинасын туктатты. Ишек төбендә бите күзе шешенеп, канап беткән, үзеннән яман ис бөркелеп торган, җирәнгеч бер әдәм каршы очрады. Киеменең карар җире юк, үзе сәләмә. Пычрак озын чәчләре ниндидер шапка астыннан чыккан, кайчан кырынганы да билгесез. Сатучы аңа бер буханка икмәк биреп магазиннан куып чыгарды. Кирәкле әйберләрен алып чыгып барганда теге әдәм ишек алдында басып, пычрак куллары белән теге икмәкне эт кебек, шул килеш кимереп басып тора иде. Машинага утыргач, Әнүәр бу әдәмнең кемлеген сорады.
-Гәүһәр апаның башына җиткән Гаяз бу. Ни акыллы, ни юләр булып кайтты ул төрмәдән. Күрәсең, бик каты кыйнаганнардыр анда. Ул юкта өйен дә кемдер яндырды, кайткач баш төртер җире дә булмады. Шуннан бирле эт көнендә яши, беркем дә җәлләми үзен. Кышларын фермада мал арасында йоклап йөри, күрсәләр аннан да куып чыгаралар. Ходайның да шул шакшыны аласы килми.
Әнүәрнең бу кәбәхатне буып үтерәсе килсә дә, аллаһы тәгәлә ул шакшыга җазаны белеп биргән иде инде.
Зәлифә кунакны аның магазиннан алган күчтәнәчләрен дә куеп, чәй эчерде, ял итеп алыгыз, юлыгыз бик озын булган бит диде.
Зәлифә үзенең кан басымы күтәрелеп киткәнен сизеп, даруын алып эчте дә, ишек алдындагы эскәмиягә чыгып утырды. Озакламый кунак абзый да чыгып утырды.
-Әйе, мин бу авылдан чыгып киткәнгә дә ярты гасыр, Зәлифә ханым!Сезнең тормыш иптәшегез Рәшит белән бер елгы бит без. Бергә сугышка киттек, икебез дә исән-сау кайттык. Кайткач та укуны дәвам иттем, үзем тарих укыта башладым. Шунда, бер семинарда Гәүһәрне күреп, башымны югалттым да инде. Үлеп гашик булдым мин аңа. Ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем булды. Ул да мине ярата кебек иде. Вәгъдәләр бирешеп, җәйгә өйләнешеп, шәһәргә китәргә уйлаштык. Беләсездер инде, шәһәр кызы иде бит ул!Гел анда яшисе, зур мәктәптә математика укытасы килде. Ике юләр, кич буе хыялланып йөри идек. Нинди бәхетле чаклар булган!