8 бүлек
Соңгы араларда аяк –куллары тагын да ныграк сызлаштыра башлады, кан басымы да еш кутәрелә. Пенсиягә чыкканына да икенче ел, кырык елга якын эшләп, мәгариф отличнигы исеменә лаек булды, бер кочак грамоталары, рәхмәт хатлары ята. Гел мактаүлы, абруйлы булды, исәнлеге дә бетте шунда. Балалары инде әллә кайчан туктарга кушсалар да, кисәк кенә туктарга көче житмәде. Гомер буе эшен яратып башкарды. Хәзер өйрәнеп бара инде. Балаларының бәхетләренә куанып шатланып яшәргә язсын.
Ашы да пешеп җитте, бар да әзер, Энәснең машинасы гына куренмәде. Капка төбенә чыккан иде, милиция машинасы килеп туктады. Участковый Наил белән фельдшер кыз Алсу машинадан төшеп килеп исәнләштеләр. Аларның туктауларына аптырамады да Зәлифә, үзенең укучыларының хәл белүләренә өйрәнеп беткән. Ләкин шат күңелле, алчак балалар бүген нигәдер күзләрен яшереп сөйләшәләр. Наил бер урында тапанып торды, аннан әкрен генә, читкә карап:
-Зәлифә апа, бик авыр хәбәр китердем бит әле сезгә, нык булыгыз инде. Энәс абый машинасы белән аварияга эләккән, эле генә ГАИдан звонить иттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасы больницага алып киткән.
-Әльфизә де анда булганмы?Исәннәрме?
-Больницага алып киткәч исәннәрдер инде, апа.
Машина эчендә булган икесе де һәләк булганнарын белсә дә, яраткан укытучысына дөресен әйтергә теле әйләнмәде егетнең. Зәлифәне култыклап өйгә алып керделәр, Алсу дарулар эчереп, кан басымын үлчәп аның яныннан китмәде. Зәлифәнең балаларына шалтыратырга көче җитте әле...
Ике мәетне алып кайтып сузып салгач та кунеле ышанмады әле ананың, бар да куркыныч төш кенә кебек иде. Бары күмеп кайтып халык таралгач кына куз яшьлеренә ирек бирде. Югисә, таш кебек каткан иде, акылына зыян килмәсен тагын, дип барысы да курыкты. Фельдшер аның яныннан китмәде. Әнисә кызынын өстенә ятып елады, гафу ит кызым, бәхил бул, дип баласының мәете яныннан китмәде.
Әдәм баласы барысына тузә диләр, Зәлифә дә түзде. Нишләсен инде, ничек тә көч табып балаларның кырыгын үткәрергә кирәк, алдагы ялга. Әнисә кызын җирләгәннән соң әнисе янында калган иде, кичә шәһәргә кайтып киләм дип китте. Ярар, әзрәк булса да онытылып кайтыр, югисә көн саен зиратка китә, кич җиткәндә генә кайта.
Кирәк- яраклар алгалап магазиннан кайтып килгәндә капка төбендә Маратның машинасын күреп аптырап китте. Үз эше булса да, ялларга гына кайтып йөри иде улы. Ялга дүрт көн бар әле. Бәлки апасын кайтаргандыр дип уйлап капкадан кереп килә иде, каршына күзләре елап, шешенеп беткән Марат килеп чыкты.
-Әни, Руслан... Передоз... Саклап кала алмадым улымны, әни.
Руслан ике көн кайтмаган, эзли торгач бер ташландык подвалдан тапкан аны әтисе. Инде күптән үлеп, суынып беткән булган.
Марат улын авылга алып кайтып җирләде. Әнәс белән Әлфизәне җирләгәннән соң авылда башка кеше вафат булмаган иде, Русланны да алар белән янәшә җирләделәр. Кырык көн эчендә Зәлифәнең йортыннан өч мәет чыкты. Шушы ачы кайгылардан аның болай да авырткан аяклары тыңлашмас булды. Ярый балалары бар, шул хәтле кайгыны берүзе генә кичерә алмас иде. Чиратлашып янында тордылар, берүзен бер дә калдырмадылар. Авылдашлары, укучылары. күршеләре гел хәл белешеп торды. Марат ял йортына путевка алып бирде, анда да берүзен җибәрмәделәр, Әнисә ияреп барды. Балаларының, якыннарының иһтибары белән Зәлифә аякка басты. Гүзәле дә игезәк кызлары белән ялга кайтып торып китте, алар белән юанып яшәде. Әнәснең кызлары да ташламады, гел килеп йөределәр.
Марат гына гел йөрәген тотып йөри. Әнисенә сиздермәскә тырышса да, гел көяләнгәне күренеп тора.
Моның белән генә бетмәгән икән язмыш сынавы. Бер елдан Марат та улы янына китте...
Азаккы кайтуында бөтенләй хәлсез тоелды ул әнисенә. Зәлифә ничә тапкыр врачка барырга кушса да, һаман сузды шул, тыңлашмады. Җитмәсә Олганы да кулга алганнар. Ул шул “батюшкасы “белән кешеләрне сектага җәлеп итеп, квартираларыннан, акчаларыннан яздырганнар. Кеше үлгән очраклар да булган. Шулай итеп, аларга ару гына срок яный. Лиана теге әбисендә, үземә алып карасам инде әни, дип, кич буе сөйләшеп утырдылар. Соңыннан Марат мунча кереп чыкты.
Просмотры: 49