Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

беләкләрен тикшергелеп торды. Бикләп кенә дә тотып булмый, тәртипсез компанияга эләккән иде инде Руслан. Ундурт яше тулган ир баланы янадан тәрбияләргә соңдыр инде.


Зәлифәнең дә мәшәкәтләре куп булды ул елны. Гүзәле кияүгә чыкты. Аңа никах, туйлар үткәрде. Гүзәл хәзер район үзәгендә химия һәм биология укыта. Әнисе юлын сайлады кыз. Кияү балакай да болай әйбәт кенә куренә, бергә укыганнар, бергә эшлиячәкләр дә. Кияүнең ата-анасы да бик әйбәтләр, Гузәлне дә яраталар. Әлфизә дә мәктәпне бетереп, документларын педагогия институтына тапшырды. Ул математик булачак.
Ул көнне Зәлифәнең иртүк кан басымы кутәрелеп, башы чатнап авыртты. Нигәдер эче пошты, Марат белән оныгын уйлап, инде берәр нерсә булмаса ярар иде дип, эч пошуын яхшыга юрады. Калганнары өчен куңеле тыныч алла боерса. Әльфизә шәһәргә кабул иту имтиханнарына китте, биреп беткәнче Әнисәдә калды. Буген Әнәс аны юл ыңгае кереп алып кайтырга тиеш. Ул эше буенча еш кына шәһәргә йөри.
Соңгы елларда Әнисә дә еш кына кайтып йөри башлады. Аның Ашотын узе кебек бандитлар атып утерделәр, берузе ике катлы өйдә утырып калды. Кызы белән дә аңлаштылар, хәзер Әлфизә аны” Әнисә әни” дип йөри. Укыганда анда торачак, алла боерса. Шушы татлы уйлары белән Зәлифә аш куеп җибәрде, алма бәлеше ясап духовкага тыкты. Әнәсе аның камырларын гел мактап ашый, әни синең кебек тәмле итеп беркем пешерми ди. Әнисенең күңеле булсын ди торгандыр инде, югисә Рида аш-суга бик оста, гел пешеренеп тора. Кыяр белән помидордан салат та ясарга кирәк, озакламый балалары кайтып җитәрләр…Эш белән эч пошуы да, аяк- кулларының сызлавын да сизмәде.
Дәвамы бар.
Просмотры: 60
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти