Бик чиләнде Гөлзирә. Бала туарга ашыкмады. Кич җитте, төн узды, сабый һаман тумады. Үзәгенә, бәгыренә төште тулгак дигәннәре.
– Нәрсә соң бу? Үләм бит инде, ярып алыгыз, зинһар, – дип ялынды.
Колхоз идарәсеннән Шамил ничә тапкыр шалтыратты.
– Әлегә юк, юк әле, – дигән сүзгә ачу белән трубканы атты. Таң атты. Гөлзирәнең инде хәле бетеп килә. Врачлар йөгерешә башладылар. Гөлзирә укшып, косарга кереште, тулгак туктамады. Бу көнне дә бала тумады. Өченче көнгә китте бит. Баш табиб акушеркаларны чакырды. Бу елларда әле ярып алу дигән әйбер юк иде.
– Каладан врач чакыртырга кирәк, срочно! – диде.
Табиб бер сәгать дигәндә килеп тә җитте. Яшь кенә, озын сапсары чәчле удмурт егете иде бу гинеколог. Татарча шәп белә.
Гөлзирәне караганннан соң, баш табибка:
– Бала исән түгелдер, ә әни кешене без ничек тә алып калырга тиеш. Молодая ведь. Мы обязаны, срочно готовьте кислород!
4 мендәр кислород сулатып, 3 тәүлек тилмергәннән соң, Гөлзирә бәбиләде. Сап-сары лимон кебек булган кечкенә кыз баланы кулына алган табиб:
– Бала үлгән... – дип пышылдады.
Гөлзирә берни белми, аңларлык хәлдә дә түгел.
– Анда урамда ире көтә, әйтергәме? – дип сорады акушер.
– Әйе, – диде табиб.
Шәфкать туташы ишеккә тотынуга, бала кычкырып елап җибәрмәсенме? Яшь гинекологның күзенә яшь килде. Акушер ханым йөгереп бала янына ашыкты.
– Бала исән, исән бит, бәбекәем минем, курчагым, нәнием, – дип нәни кызчыкны кулларына алып ак чүпрәккә салып, йөгереп алып чыгып китте. Коридорны ярып елап барды сабый.
– Нинди нәни, ә тавышы көчле чыга, яшәргә тырыша бит җаныем, сары чебием, хәзер, бәбкәм, хәзер, аппагым, йомшагым минем, керпем минем, хәзер, хәзер...
Баланы тиз генә инкубаторга салдылар да аппаратка ялгадылар. Бераз елагач, тынычланып туктады да йоклап китте.
Акушерка, тәрәзәне ачып:
– Сезнең бик матур ике килолы кызыгыз туды, котлыйм, әти кеше. Ләкин хәлләре авыр әле, сез кайгырмагыз, бар да әйбәт булыр. Барыгыз, кайтыгыз, – диде.
– Рәхмәт, рәхмәт сезгә! – диде Шамил, борчулы, шатлыклы елмаюын яшермичә.
Г өлзирә иртә белән генә күзләрен ачты. Шундый авыр халәт. Бөтен җире кыйнаган кешенеке кебек. Ишектән кергән баш табибны күреп, торырга тырышып, башын күтәрде.
– Ятыгыз, ят. Сезгә торырга иртә әле. 10 көн утырырга да ярамый, яме, наныем. Басып кына ашарсың, нәни кызчыгыңны да басып кына имезерсең инде.
– Кызмыни, када соң ул, миңа бирмисезмени?
– Бирәбез, ник бирмик. Әле без аны бераз дәвалап алабыз. 3 көн буе кислород җитмәде балагызга, ул бик кечкенә, бик чибәр, капкара озын чәчле. Ә сез ял итегез. Бераз хәл җыйгач, баланы карап килерсез.
– Рәхмәт Сезгә, мин инде үләрмен дип курыккан идем.
– Кайгырмагыз. Бар да яхшы, бар да артта калды.
Ярты көн башын да күтәрә алмады Гөлзирә. Кичкә таба торып карарга итте. Башы чатнап авырта. Әкрен генә торып басты да тимер караватның башына тотынды. Бөтен палата әйләнә.
– Ничекләр шул бәбиемне карап килим икән?
Башы әйләнүгә чыдамыйча чүт кенә караватка килеп утырмады. Утырырга ярамаганлыгы исенә төшеп, идәнгә тезләнде дә, иелеп, башын караватка салды. Санитарка Таһирә апа идәннәрне сөртеп йөри, чират Гөлзирә ята торган палатага җиткән, чиләкләрен күтәреп керүгә үк:
– Ай, Аллам, балакаем, нишләдең? – дип, янына йөгереп килде.
– Башым әйләнә, апа, баламны карыйсым килә, бара алмыйм.
– Балаң караулы, үзеңне сакла, бик тилмереп таптың бит. Әй, бу хатын-кыз, күрерсең бәбкәңне, күрерсең, әйбәт кенә кызың, сарылыгы да бетеп килә.
– Сарылыгы? Нигә, сарымыни ул? Чирлемени?
– Юк инде, кит аннан, нинди чирле, язмаганны. Ничә көн кислородсыз корсакта ятып кара син менә. Сабый бит ул, бәгърем.