Шамил капчык авызын тотып торды, Салих абый кып-кызыл эре алмаларны капчыкка сала торды. Бер капчык алманы, зур рәхмәтләр әйтеп, матаеның арбасына салды да, Гөлзирәләргә чаптырды. Теге алмагачның алмасы икәнен әйтмәскә булды.
Капка төбенә килеп тук тауга, тәрәзә пәрдәсен кыйшайтып, Мәйсәрә карчык карады. Ишегалдында Гөлзирә казлар ашатып йөри иде. Яңа гына су буеннан бәпкәләрен ияртеп кайткан ата каз капкадан килеп кергән Шамилнең чалбар балагын эләктереп тә алды. Шамил казны муеныннан тотып болгап атты.
– Нишлисең, үтерәсең бит казны! – дип кычкырды Гөлзирә.
– Мине тешләп үтерсә дә ярыймы?
– Каз тешләп Шамил үлгән икән дип, шаккатып сөйләрләр инде.
– Ярар инде, Гөлзирә, әйдә өйгә кайтабыз. Кара әле мин сиңа нәрсә алып килдем.
– Миңа бернәрсә дә кирәкми.
– Сиңа кирәкмәсә, балага кирәк ул.
Шамил Гөлзирәне җитәкләп урамга матае янына алып чыкты. Капчыктагы теге алмаларны күргәч, Гөлзирәнең авызына сулар килде.
– Ал, аша. Синең өчен Салих абый җибәрде.
Менә монысын әйтмәсә дә яраган булыр иде дә, Гөлзирә бит каян алдың дип тә сорарга җитешмәде.
– Теге алмагачныкымы?
– Әйе... әй юк, аныкы түгел, икенчесенеке.
– Кирәкми, рәхмәт!
– Гөлзирә, тукта, безнең өчен кадерле булырга тиеш бит ул алмагач. Исеңдәме, мин сиңа алма кебек балалар алып кайтырсың дигән идем. Аша инде, берсен генә булса да аша. Әйдә өйгә кайтабыз.
– Балам, бар, кайт, ирең белән тор. Балагызны ятим итмәгез, – дип тыныч кына Мәйсәрә карчык эндәште.
Матайның артына утырып кайтып китте Гөлзирә. Түзмәде, капчык тан алма алып ашый-ашый кайтты. Тәмле, бик тәмле иде, әйтерсең гомерендә дә мондый тәмле алма ашаганы булмаган.
Сагынган иде киленен Гөлсем апа, бик җылы каршы алды.
– Бүтән, ул эчә дип, өйдән китмә, – диде.
Алмаларның каты, яньчелмәгәннәрен, ак кәгазьгә төреп, кәрзин белән базга төшереп куйдылар.
Ш амил дә әйбәт кенә эшләп йөри әле. Гөлзирәнең дә вакыты җитеп килә. Урамда салкын көз. Быел көзе дә пычрак килде. Ява да ява. Урамнарда кызыл балчык, резин итекләрне сөйрәр хәл дә юк, сагыз кебек уралып, үзенә суыра, резин итегең салынып та кала кайчак, кубарып ала торган түгел. Шуңа Гөлзирәнең хәлен белергә Мәдинә апа белән Мәйсәрә карчык үзләре киләләр. Саимә техникумда әйбәт кенә укый. Соңгы елы инде. Ерак булганлыктан, бик сирәк кайта, каникулга гына. Менә бәби тууга кайтам дип киткән иде, ничек булыр.
Иртән торуга катыргандай иткән. Аяк асты да рәхәт, салкынча саф һава.
Гөлзирә йокысыннан кәефсез торды. Шамил инде эшкә киткән, Гөлсем апа мич тирәсендә кайнаша.
– Әнкәй, мин авыртынам бугай, эчем авырта.
– Ай, балам, бәбәйлисеңдер син, хәзер тиз генә фельдшерны алып кайтам, Шамилгә дә хәбәр итәргә кирәк, машина тапсын, – дип пәлтәсен каптырмыйча чыгып йөгерде.
Бик тиз кайтып җиттеләр. Врач апабыз дип йөртүче Галия ханым:
– Хәзер үк китәргә кирәк, вакыт, – диде. Капка төбенә шул минутта ЗИЛ машинасы килеп туктады да Шамил сикереп төшеп, өйгә чабып керде.
– Киттекме?
– Киттек, – диде Галия ханым.
Фельдшер белән Гөлзирә кабинага кереп утырдылар, Шамил кузовка менеп китте. Гөлсем апа тиз генә иренең сарык йоныннан тегелгән тунын алып чыгып, Шамилгә бирде. – Ябынып бар, улым, 50 чакрым юл бит, туңарсың, – дип дога кылып калды.
Тиз генә Мәдинәләргә йөгерде. Кодагые фермада иде, өйдә Мәйсәрә карчык чәй әзерләп йөри.
– Гөлзирәне бәбәй алып кайтырга җибәрдек, кодагый, – диюгә, Мәйсәрә карчык елап җибәрде.
– Рәхмәт яугыры, исән генә булсын, берүк, оныкчыгымны да күрер мен дип һич уйламаган идем бит, исән генә булсыннар, бәбчекләрем минем. Әйдә әле, кодагый, әйдә, чәйләп алыйк.
Сөенечләр бүлешеп чәйләп утырганда, Мәдинә апа кайтып керде. Ул да хәлне аңлады, елап җибәрде.
Бик авыртына башлады Гөлзирә машинада. Шофер егет машинаны куды гына. Юллар такыр басу кебек бит, машина сикергән саен, эч тагын да ныграк авырта.
Кычкырмады, еламады, ыңгырашмады Гөлзирә, кофта якасын тешләп түзеп барды. Ниһаять, килеп җиттеләр. Бәби тудыру йортында тиз кабул иттеләр Гөлзирәне.

Просмотры: 53