– Бергә торсыннар диген, әнкәй, кунакка гына килсен диген инде, – диде.

Шамил Гөлзирәнең киткәнен аңлардай хәлдә кайтмады. Бик эче пошты Гөлсем апаның. Иртән торгач:

– Әнкәй, Гөлзирә кая ул? – дип сорады.

– Китте.

– Кая китте?

– Өенә.

– Нигә?

– Эчкәнгә.

– Эчеп мин аны нишләттем?

– Ул бит балагызны да бик авыр күтәрә, улым. Әйдә, матур гына яшәгез инде.

– Мин матур яшим.

– Әйе, син бик матур яшисең, улым.

– Нигә алай дисең?

– Тукта әле, мин бит әниең, ничек итеп сөйләшим соң? Син бит инде 17 яшьлек егет түгел. Мин көчләп өйләндермәдем, үзең алып кайттың. Менә дигән алма кебек хатының. Өйләнгәнсең икән, хөрмәт ит, ярат. Кем булган диярсең. Бүген үк айныйсың, хатының белән туасы баланы рәнҗетергә юл куймам, аңладыңмы? Алып кайткан бул! Мин биш баланы әтисез үстердем. Сине генә бөгәрлек хәлем бар әле минем, малай актыгы. Ни кыланганыңны белмисең. Күземнән югал, чыгып кит бар өстәл арасыннан. Күрәсем килми.

Тузынды, бик тузынды Гөлсем апа. Ярсый-ярсый елады. Шамил бер сүз әйтмәде, каршы әйтергә ачкан авызын да әнисе бик тиз япты. Кечкенә чактагы кебек башын аска иеп чыгып китте. Баш авыртуны әйтеп аңлата торган түгел. Бүген баш төзәтсә, эчү тагын дәвам итәчәк. Комбайнны гына кышка әзерләп юасы калды. Паркта эшен бетерде дә алма бакчасына менеп китте. Теге карт алмагач янына килде. Кып-кызыл зур алмалар биреп, гайрәтләнеп утырган алмагачны күреп исе китте Шамилнең. Беркем тимәгән, төпләре тулы алма, җыеп кына да бетерә торган түгел. Нәкъ кибет алмасы кебек. Моны җыеп та бетергән булырлар иде, сакчысы Салих абый әйбәт шул, беркемне якын китерми. Иелеп бер алманы алды да зур итеп тешләде, алманың татлы суы битләренә чәчелде.

– Мондый тәмле алманы үз бакчабызда ашаганым юк иде әле. Безнең якта да җылы як алмалары кебек алмалар бар икән бит, үзләре нинди зур! – дип уйланып алма ашап торган җиренә юан таягын болгап, Салих абый килеп чыкмасынмы?

– Кем бар монда, тотсам, шушы күсәк белән бәрәм дә үтерәм.

– Салих абый, мин бу, мин – Шамил.

– Кайсы Шамил, нинди Шамил? Ә, Гөлсем малае, алдынгы комбайнчы Шамилмени әле син? Нишләп урлашасың?

– Урлашмыйм, Салих абый, урлашмыйм. Бу карт алмагач белән бәйле бик матур хатирәләремне генә искә төшерергә килгән идем дә алмаларын күреп исем китте. Бер ел элек чәчәкләрен күреп шаккаткан идем инде, ләкин алмасын беркайчан да ашап караган булмады. Булмады дип, син кертмисең бит, нык саклыйсың. Урлашырга түгел, болай гына кердем, ачуланма, яме, хәзер китәм. Үзебезнең бакчада да сугышка киткәндә әткәй утыртып калдырган алмагачлар бик күп. Мин ятып калсам, балаларга ядкәр булсын дип утырткан булган. Исән кайтты бит, алмаларын да үлгәнче авыз итеп кала алды.

– Нишләптер кәефең юк әле синең, Шамил. Бер-бер нәрсә булмагандыр бит?

– Гөлзирә үзләренә китте бит.

– Нигә?
– Эчкәнгә.

– Син эчкән саен гел китә башласа... Әнә минем дә Җәмилә кырык китеп, кырык кайтты. Менә инде быел бергә тора башлаганга кырык ел була, Алла боерса. Кайгырма, кайталар алар.

– Ямьсез кыланып ташладым шул, Салих абый, баланы да авыр күтәрә. Бәбәйләргә дә күп калмый. Әллә нишләп аракы белән дуслаша башладым әле. Эчәсе килә и всё!

– Тукта әле, энекәш. Син эч, ләкин мерасын белеп эч. Әйдә болай итәбез, мин хәзер сиңа капчык алып киләм. Китмә яме, шушында гына тор. Салих абый зур арыш капчыгы алып килде дә:

– Тот, әйдә, алма тутырабыз. Гөлзирәгә алып барасың да кире өеңә алып кайтасың. Бу алмаларны күрсә, ашап та караса, бүтән мәңге китмәс.

– Юк, юк, Салих абый, кирәкми.

Беләмени Салих бу алмагач төбендә ни булганын? Шул карт алмагачның алмалары дисә, Гөлзирә куып кына чыгарачак бит.

–Тарсынып торма, энекәш, нинди юк ди ул. Мин бит аны сиңа бирмим, хатыныңа бирәм. Ул бит бәби көтә, рәхәтләнеп ашасын. Мин аны бөтен авылга тарата дип беләсеңме әллә? Беткәч тагын килерсең, мин боларны кар яуганчыга кадәр саклыйм.
Просмотры: 46
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти