🍁6 өлеш🍁
4 балага 7 онык берьюлы кайтып төшсә, укытучы әбинең тәрбиясе башлана. Юк, үстерешә алмады ул аларны, бары кунакка кайткач кына сөеп туя алмый. Ә бусы аның янында үсәчәк!
Хәле бетеп Гөлзирә ишек төбендәге караватка барып утырды.
– Уф, әнкәй, ни булды соң миңа? Кичә ашханәдә дә шулай булдым. Үләм аш исенә.
– Аңламыйсыңмыни, балам. Әни буласың син!
– Чынлапмы?
– Чынлап.
Кызарып торган зәңгәр күзләргә сөенеч йөгерде. Шатлыклы вакыйганы бөтен кешегә сөйлисе килде аның. Әни була бит ул! Нинди сөенеч! Тизрәк Шамил эштән кайтсын иде инде. Ничек уздырырга бу вакытны? Ашлык тузанына батып, Шамил кайтып керде. Мунчада юынып чыкты, өстәл икенче төрле матур итеп әзерләнгән.
– Сез ашамадыгызмыни әле? Берәр бәйрәмме әллә?
– Әйе, зур бәйрәм бүген бездә.
– Төнләме?
– Көндез үк булырга тиеш иде. Син соң кайткач, төнлә инде.
– Гөлзирә, син ник бер сүз дә дәшмисең?
– Син әти буласың...
– Мин – әти? Алмагачым минем!
Ашаган җиреннән сикереп торып, ике битеннән үбеп алды, йомшак кына итеп эчен сыпырды.
Улының гаиләсе өчен сөенгән анадан да бәхетлерәк кеше булмагандыр ул чакта. Гөлзирә генә ашый алмады, тагын укшып тышка йөгерде. Авыр күтәрде Гөлзирә баласын. Көн саен күңел болгану, ашый алмау, җитмәсә, ашханәдәге аш исенә бөтенләй түзәрлек түгел. Декрет ялына, иртәрәк булса да, мәктәп директоры:
– Болай булса, үзеңә көч килә, ял ит, эш качмас, – дип алдан җибәрде аны.
Шамил быел беренче урын ны бирмәде. Район буенча комбайнМəхəббəт һəм нəфрəт, хыянəт һəм гыйбрəт, фаҗигале хəллəр һəм язмышлар – болар бар да «Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасында Реклама Соңгы яфрак Чулпан ӘХМӘТ чылар арасында иң күп ашлык сугучы ул. Сепаратор белән бүләкләделәр үзен.
Масаю дисәң, масаю түгелдер инде, Шамил нишләптер аракы белән бик дуслашты. Көн саен диярлек салып кайта. Өйләнешүләренә бер ел тулды. Гөлзирә: «Алҗыйдыр», – дип башта бик әһәмият бирмәде. Ай буена сузылган бу эчү Гөлсем апага да авырлык китерде.
– Кич белән сөйләшергә кирәк булыр, бала туасы бар бит, – дип, Гөлзирәне дә кисәтеп куйды.
Соң гына тагын исереп кайтып ауды Шамил. Иртән йокыдан тора алмый интекте. Гөлсем апа:
– Улым, бу ни хәл соң? Әллә берәр хәсрәтең бармы? Бик эчәсең, инде бер ай айнымыйсың бит. Гөлзирә баласын бик авыр күтәрә. Өч айдан бала туасы.
– Торасы килмәгән кешене тотмыйлар. Исерек кирәкмәсә, бүген үк чыгып китәрмен.
– Бу ни дигән сүз инде, улым? Сине беркем дә кумый бит. Уртага салып сөйләшәсе генә килә.
– Нәрсәсен уртага саласың инде аның?
Ишекне шап итеп ябып чыгып китте Шамил. Бу тавышка Гөлзирә торып чыкты.
– Әнкәй, ни булды?
– Шамил җенләнә...
– Әнкәй, бәлки миңа китеп торып караргадыр?
– Ничек инде китеп?..
– Үзебезгә кайтып дим...
– Нинди үзебез инде, бу синең йортың бит, килен.
– Аңлыйм мин. Бәлки туктап торыр, бәлки мине күрәсе килмәгәнгә шулай эшлидер ул? Бигрәк чирле кебек бит мин, зарланам да инде. Ир-ат зарланганны яратмый бит, әнкәй. Китеп карыйм әле мин. – ...
Гөлсем апа дәшмәде. Нигә бу хәл килеп чыкканын да аңламадылар. Гөлзирә кайбер киемнәрен алды да туган йортына кайтып китте. Мәдинә апа, кунакка килгән кызының куна калуын белгәч:
– Син куна килдеңмени, балам? – дип сорамыйча булдыра алмады.
– Мин, әни, бөтенләйгә, – диде.
– Ничек инде бөтенләйгә? Борыныңа җиткән корсак беләнме? Ни булды, сөйлә. Бар да әйбәт иде бит.
– Шамил бик эчә, тавыш та чыгаргалады. Мин киткәч тынычланмасмы дим. Баланы да авыр күтәрәм бит, әни.
Мәдинә апа сабыр иде. Күп сөйләшеп тормады, артык сорау да бирмәде.
– Ярар, дөнья күрсәтер. Кырыс дип кисәткән идем бит, балам. Бер айныр әле. Әнә әтиегез дә гомер буе эчте. Шулай яшисең инде. Килер әле, килмәсә, бер баланы итәк астында булса да үстерербез, илдә чыпчык үлми, – диде дә кече өйгә чәй куярга чыгып китте.
Мәйсәрә карчык Гөлзирәнең кайтуына шат кебек. Бик ярата иде ул оныгын, менә хәзер оныкчык туарга тора.
– Үзем карармын бәбекәемне, менә шунда тирбәтеп утырырмын, – диюенә, Мәдинә апа:
Просмотры: 53