– Ярар инде, әнкәйне, – диде Гөлзирә, оялып кына.
Ипле шул Гөлзирә, әрсез түгел, чын авыл кызы. Менә шуның өчен дә ярата аны Шамил.
Гөлсем апа иртүк торып коймак изде. Тиз генә сыерын савып керде дә, көтү куганчы дип, Мәдинәләргә китте. Капкадан кергәндә, Мәдинә апа да абзардан сөт белән тулы чиләкләрен күтәреп чыгып килә иде. Сүзне ничек итеп башларга белмәгән Гөлсем апа:
– Кодагый дип дәшим әле, исәнме, кодагый. Гөлзирә бездә, – диде.
Каушап калган Мәдинәнең кулыннан чиләге чак төшеп китмәде.
– Төне буе йокламадым, уйлаган идем инде аны шулайдыр дип. Алай клубтан кайтып китү яхшы түгел инде, кияүгә чыгам дип өздереп әйткәне дә булмады. Белмим инде... Бәхеткә булсын, – диде Мәдинә, яшьләнгән күзен сөртеп.
– Гөлзирәне бик яратам, акыллы бала ул. Бик матур яшәрләр, менә күрерсең. Кодагый, мин хәзер коймак изеп килдем, сәгать уннарга килегез. Барыгыз да, яме.
– Гөлсем апа, әй, кодагый, әйдә, үзең дә кер әле, сөтләп чәй эчеп алыйк. Балалар шулай теләгән икән, без аларга каршы килә алмыйбыз инде, әйдә әле, әйдә, – диде Мәдинә.
– Юк, рәхмәт. Чәй эчкән чаклар күп булыр әле. Мин кайтып әзерләним инде, кодагый, көтәбез сезне, – дип Гөлсем апа капкадан чыгып китте.
М ә д и н ә н е ң к ү р с ә т м ә с к ә тырышкан күз яшьләре атылып чыкты, ишек төбендәге эскәмиягә барып утырды. Аксыл чәчләрен җилфердәтеп уйнап йөргән кызчыгы күз алдына килде. Фатыйх үлгәннән соң да тормыш көтү күбрәк Гөлзирә җилкәсендә иде. Менә хәзер ул да китсә... Кунак кына булачак бит ул хәзер туган өендә. Булсын, берүк, кунак кына була күрсен кызы. Аш булсын да, таш булсын дип, сөтле чиләген күтәреп кереп китте.
Гөлсем апа кайтып тиз генә сыерын көтүгә чыгарып җибәрде.
Күрше-күләннәрне чәйгә чакырды. Очып йөри иде ул. Улы өйләнә бит! Күптән көтте ул бу күңелле вакыйганы. Кеше теленнән улының җилбәзәк икәнен ишетеп, йөрәге чәнчи иде. «Өйләнә алырмы икән инде?» дигән уй гел башында булды. Яшь егет түгел бит инде ул.
Өйгә кергәндә, Гөлзирә инде йокыдан торган. Чәй куеп йөри иде.
– Гөлсем апа, миңа өйгә кайтып килергә кирәк, әни борчыла торгандыр бит. Әллә ничек килеп чык ты әле бу.
– Кайгырма, кызым, мин барысын да хәл иттем. Сезгә дә барып кайттым, әниең барысын да белә. Мичкә ягып коймак пешереп алырбыз. Күршекүләнне, туганнарыңны, әниеңне чәйгә дәштем. Менә хәзер сөтләп чәй эчәбез дә син өстәл әзерли башларсың. Шамилне уятырбыз, мунча ягып җибәрер.
Берсе артыннан берсе сүзләр ялганып китеп, күптәнге танышлар кебек сөйләшү чәй өстәле артында үтте. Шамил, киерелеп, олы яктан чыкты:
– Яшь киленнең хәлләре ничек?
– Яхшы, – диде Гөлзирә, Шамилгә күтәрелеп карарга да оялып.
Чәйләп алганнан соң, Шамил мунча ягарга чыгып китте. Егет очып кына йөрде, су ташыды. Бүгеннән тормышы икенче төрле юл алды да куйды бит, ә! Нишләтте соң аны бу кечкенә генә гәүдәле ак чәчле кыз?!
Г өлсем апа мичкә ягып җибәрде. Гөлзирә олы якка өстәл әзерләде. Чоландагы олы мичкәдән бал алып кереп куйды, ак май эретте. Бакчадан кура җиләге, карлыган җыеп керде. Өйгә хуш ис таратып мичтә бер-бер артлы килен коймаклары чыжлап пешеп кенә торды.
– Әнә кодагыйлар килә, кызым Гөлзирә, – диюгә, Гөлзирә ишеккә йөгерде.
Капкадан килеп кергән әнисенең кочагына ташланды:
– Әни, гафу ит, әйтмичә киттем. Гафу ит, урлады бит! – диде.
– Бәхетең үз кулыңда, балам. Шулай язган. Яратасың икән, матур яшә. Хатын-кыз тормышны үзе төзи. Тигез, озын-озак гомер кичерергә язсын. Гел бергә булыгыз.
Төн буе кайчан кайтып яныма кереп чумар икән дип көткән Саимә дә апасын кочагына алды. Колагына пышылдап:
– Менә күрдеңме, Шамил абый кабахәт түгел икән. Ул сине бик я-рата!
– Әбекәем минем! Алтыным минем!
Мәйсәрә карчык мыштым гына елый иде.
– Бәхетең, тәүфыйгың булсын, балам. Каенанаңны хөрмәтләсәң, урының түрдә булыр. Менә әниең белән минем кебек яшәгез, – диде.
– Рәхмәт, минем алтын әбекәем.
– Әйдәгез, әйдә. Түрдән узыгыз! – дип бик җылы каршы алды Гөлсем апа кунакларын.
Просмотры: 55