🍁5 өлеш🍁
Дәвамы.
– Шамил, нишлисең, төшер, кая алып барасың, төшер дим, Шамил.
– Үзебезгә. Өйләнәм!
Баскыч төбендә генә төшерде Шамил Гөлзирәне. Гомергә урамның бу башына килмәгән, бу өйгә бөтенләй кергәне дә юк кызның. Шамилнең әнисе Гөлсем апа кибеткә дә сирәк чыга, анда да оялып кына сөйләшә Гөлзирә.
Яткан җиреннән Гөлсем апа торып чыкты. Ишек төбендә оялып кына басып торган кызны күреп:
– Әйдәгез, балалар. Гөлзирә кызым, син түгелме соң?
– Әни, мин өйләнәм. Бу – синең киленең! – диде Шамил.
– Бик әйбәт, улым, әйдә, кызым, уз, – диде Гөлсем апа.
Гөлсемнең яшь чагы күз алдына килде. Аны да бит ире Закир шулай урлап алып кайткан иде. Бик яшь иде әле ул. Яңа гына мәктәпкә эшкә килгән кызны, укытучы егет бер күрүдә яратты да, алып та кайтты. Шуннан матур гына яши башладылар. Бер-бер артлы балалар туа торды. Өченчесе тугач, сугыш башланды. Закир да, башкалар кебек, фронтка китте. Очын-очка ялгап яшәгән заманнар, арыш арасыннан качып күктәтәй җыеп, аны «уфалла арбасы»на салып алып кайтып, мал асрау, фронтка җылы кием әзерләү, көн саен яхшы хәбәрләр көтү, өмет белән яшәү, өчпочмак лы фронт хатларын берничә кат укып та туеп булмау – барысы да күз алдыннан узды Гөлсемнең. Сугыштан яраланып кайткан Закирны колхоз рәисе итеп куйдылар. Аннан соң тагын ике бала туды. Закирны аннан мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Бишенчесе – Шамиленә 13 яшь дигәндә, Закир абый да вафат булды. Сугыш нык имгәткән иде шул ирләрне. Ир канаты астында биш баласына яхшы гына тәрбия биреп яшәгән укытучы хатынга яшәү җиңел бирелмәде. Бишәү бит алар! Үҗәт иде Гөлсем. Барысына да югары белем бирде. Дүрт баласы да төрле шәһәрләрдә үз гаиләләре белән әйбәт кенә яшиләр. Шамил генә авылга кайтты. «Әнкәйне мин ялгыз калдырмыйм, төпчек авылда калырга тиеш», – диде.
Өйләре чиста, зәвык белән урнаштырылган һәрнәрсә үзенә җәлеп итеп тора. Гөлзирәләрдә яшьләрчәрәк, чөнки Мәдинә апа бернәрсәгә дә кысылмый. Кызлар ничек куйса, әйберләр шулай тора. Мәдинә апа фермадан арып кайта шул. Ә монда әничә, чөнки өйдә бүтән хатын-кыз юк. Гөлсемчә иде монда. Гөлсем апа инде эшләми, пенсиядә.
Гаилә хәлләрен, тормышларны сөйләшеп өчәүләп төн уртасында чәй эчтеләр. Гөлзирә башта куркыбрак торса да, юк, Гөлсем апа бик җор телле, шаян, күңелле кеше икән бит. Әйе шул, гомер буе нәниләрнең күңеленә белем ачкычларын сал да гамьсез дә бул. Явыз укытучы дисәләр дә, аны авылда хөрмәт итәләр, ул укыткан елларны сагынып сөйлиләр. Әнә олы якта түр өстәлдә «Иң яхшы укытучы» исеменә лаек булып бүләк ителгән «Зингер» тегү машинасы тора. Шушы машина кайткач, «Гөлсемне тегү машинасы белән бүләкләгәннәр», – дип авыл гөр килгән иде. Тегү машинасы сирәк кешеләрдә генә. Гөлсем апа, машинасы булса да, бик текми. Чигәргә ярата ул. Бөтен җирдә ул чиккән сөлгеләр, тәрәзә араларында да чиккән бизәкләр. Мендәр тышларында да, ашъяулыкларда да ул төшергән чәчәкләр күзнең явын ала. Үргән йомры паласлары һәр җиргә салынган.
Ч и к к ә н м е н д ә р л ә р е н күпертеп салып, улы белән килененә урын җәйде Гөлсем.
– Гөлсем апа, мин менә монда ятам, – дигәч, Гөлсем апа: – Урынны бергә җәйсәм дә, аерым җәйсәм дә, син бүгеннән – Шамилнең хатыны. Безнең өйгә кайтып кергәч, кире кайтып китү юк, әниең өчен оят була ул. Бергә ятасыз, – диде.
– Менә шула-а-а-й, – дип өстәде Шамил дә.
Гөлсем апа, урта ишекне ябып, кече якка чыгып китте. Зур якта олы мич артындагы биек караватка Шамил кереп ятты, Гөлзирә мич янындагы сандыкка барып утырды.
– Болан кызына ни булды?
– Шамил, әйдә кайтарып куй, әни дә югалтыр, әллә ничек.
– Иртәгә иртән бар да билгеле була инде. Минем сине урлап кайтканны көтү куганда ук беләчәкләр. Кил, ят яныма.
– Мин монда гына утырып чыгам, ярыймы?
– Юк, ул әнинең сандыгы. Үзеңнекен алып килгәч, шунда йокларсың, ә пока минем белән йоклап тор, – дип көлеп җибәрде.
– Нишлисең, кычкырып көлмә шулкадәр, Гөлсем апаны уятасың ич, юләр!
– Гөлсем апаны? Кем соң ул?
– Нигә, әниеңне инде, кем соң ул дигәндәй.
– Минем әнине, әйме?