Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

– Кит янымнан.



– Китте ди, әйдә чыгып сөйләшәбез, карап торалар, яхшы түгел.

– Яхшылыкка кайчан өйрәндең соң әле, син бит үзеңне генә яратасың.

– Юк, мин сине яратам, алмагачым!

– Әйтмә миңа алмагачым дип, алмагач дигән сүзне бүтән ишетәсем дә килми, аңлыйсыңмы?

– Әйдә, чыгып сөйләшәбез.

Шамил Гөлзирәнең кулыннан каты итеп алды да, алып чыгып китте. Моны күреп торган Саимә артларыннан йөгерде. Клуб капкасыннан апасын җилтерәтеп чыгып баручы Шамилнең аркасына китереп сукты.

– Шамил абый, җибәр апаны. Ул сиңа курчакмыни? Нигә җилтерәтәсең аны? Хәзер үк җибәр! – дип кычкырды.

– Саимә, бар кер, бие. Без үзебез хәл итәрбез. Син әле печтек кенә. Бар, бар, тишек борын.

– Печтек түгел мин, мәктәпне тәмамладым инде. Ә борын синеке дә тишек ул, белдеңме?

– Саимә, бар, акыллым. Кичәңнең ямен бетермә, яме, иптәшләрең белән ял ит. Без дә хәзер керербез, – дип Гөлзирә, сабыр гына, сеңлесен озатты.

– Сеңлең хәлле синең, боевая, – диде Шамил. – Апасын яклый белә.

– Әйе, бергенәм бит ул минем.

– Гөлзирә, чык миңа кияүгә! Теге көннән соң үземне бәреп үтерәсе килә.

– Ә нигә һаман исән соң син, бәреп үтермәдең үзеңне?

– Мин үлгәч, башкага кияүгә чыгарсың дип куркам.

– Юләр! Оятсыз!..

Башка сүз әйттермәде Шамил, Гөлзирәнең иреннәрен япты да куйды. Сусыл алма кебек татлы, тәмле иде шул Гөлзирәсе. Иреннәре дә пешкән алма иде.

– Әйдә, урам әйләнәбез. Беркемне дә күрәсем килми, синең белән генә буласым килә, – диде Шамил.

Авыл урамыннан ике гашыйк бара. Җитәкләшкән куллар мәңге бергә диярсең. Яшь йөрәк талпыныпмы-талпынып тибә.

– Гөлзирә, чык миңа кияүгә! Мин сине бик бәхетле итәчәкмен. Яратам мин сине.

Шамил «яратам» дигән сүзне сирәк әйтә. Гомумән, матур сүзләргә саран ул, ләкин ярата белә.

– Шамил, булмый, мин бит инде хәзер ни, аннан соң син дә гомер буе шуны искә төшерерсең.

– Син нәрсә? Мин наданмы, мин эшләдем бит аны, мин. Син – минеке!

Егет кулларына кечкенә Гөлзирәне күтәреп алды да үз урамнарына борылды.

Дәвамы бар.
Просмотры: 60
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти