- Нигә карышасың, Гөлзирә! Мин – сине, син мине яратасың. Нәрсәсе гаеп соң аның? Бүгеннән син – минем хатыным. Син ризамы соң?
– Нәрсә? Шушылай ямьсез итепме? Мин никахтан соң гына моны эшләргә тиеш идем бит. Нишләттең мине, Шамил?
– Нигә син нишләттең дә нишләттең, дип гел мине гаеплисең соң? Без икебез дә моны теләдек ич.
– Кит, Шамил!
– Бар, алайса...
Гөлзирә җирдән ак плащын алды да, үксеп елап, бакчадан чыгып йөгерде. Карт алмагачның бер яфрагы Шамилнең каршысына ук өзелеп төште.
– Бер яфрагы да коелырга тиеш түгел! – дип җиргә төшкән яфракны кулында әйләндерде дә учында уалады. Үпкәләтәсе килмәгән иде, яратасы гына килгән иде бит Гөлзирәсен. Дөрес эшләмәде бугай шул. Артыннан йөгермәде, карт алмагач төбендә утырып калды.
Кеше генә очрамаса ярар иде, дип, урамнан йөгерде Гөлзирә. Юк, беркем дә юк иде. Вакытны да Мəхəббəт һəм нəфрəт, хыянəт һəм гыйбрəт, фаҗигале хəллəр һəм язмышлар – болар бар да «Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасында Реклама Соңгы яфрак Чулпан ӘХМӘТ белми. Бар авыл йок лый, этләр дә өрми. Өйгә кермәде, туры мунчага китте, шәм кабыз ды. Кич ягылган мунча җылы иде әле, суы да кайнар. Башта, чишенеп ташлап, елый-елый юынды, аннан эчке киемнәрен юды. Ак плащ ка күзе төште. Кан тапларын күреп шаккатты. Әнисе көнбагыш сатып алган плащын нишләткән ул?
– Кабахәт мин, тәртипсез мин, – дип үкси-үкси үзен сүкте. – Мин хәзер кемгә кирәк? Өйләнмәячәк Шамил. Менә шәһәр кызлары ни өчен аны бүлә алмаганнар. Кирәкми-и-и-и ул миңа. Мин дә кирәкмим аңа, чөнки пычрак мин, пычра-а-а-ак.
Ышкый-ышкый, плащын юды. Тынычлана төшеп, әкрен генә өйгә узды. Аяк очларына гына басып, сеңлесе Саимә янына юрган астына кереп чумды. Куркудан да, оятыннан да бөтен җире калтырый иде. Саимә уянды:
– Апа, синме, ни булды? Ник болай калтырыйсың?
– Кем булсын инде, мин. Пышылдап кына сөйләш. Әни ишетмәсен. Бик соңмы инде, сәгать ничә?
– Каян белим, йоклаганда сәгать карап йокламыйм бит, син уяттың.
– Кысып кочакла әле мине, Саимә.
Саимә апасын кочаклауга, Гөлзирә шыпырт кына үксеп җибәрде.
– Шамил белән коточкыч хәл булды.
– Нәрсә булды Шамил абыйга, тагын сугыштылармы әллә?
– Юк ла инде, кыйната ди Шамил үзен, ул үзе...
– Нәрсә үзе, аңлат инде, апа.
– Алдады ул мине.
– Нәрсә дип, яратмыйм дидеме? Мин аны...
– Нишләп алай дип булсын инде, аңгыра кебек торасың. Йокладым мин аның белән, пычрак мин, аңлыйсыңмы, пычрак мин, пычраа-ак. Хәзер нишләргә инде?
– Кара син аны, әшәке, оятсыз!
– Мин дә, – диде Гөлзирә.
– Апа, кияүгә алсын!
– Ала ди менә, көтеп тор. Ул хәзер миңа борылып та карамаячак.
Юрган астында төнге хәлләрдән чыгып алга таба планнар корылды, йокы ачылды, шулай таң атты.
Гөлзирәнең кәефе юк. Инде менә дүрт көн узды. Шамилдән дә хәбәр юк, кибеткә дә килми. Мәдинә апаның да, Мәйсәрә карчыкның да «авырмыйсыңмы?» дигән соравына җавап «юк» кына дию белән бетә. Саимәдән дә сорадылар. Теле кычытса да, серне әйтмәде Саимә, түзде. Әйтмәскә сүз бирде бит ул.
– Шамил абый белән шәһәр кызлары өчен ачуланышканнар бугай, – диде сеңлесе.
Шулай итеп, ике атна вакыт үтеп китте. Саимәнең чыгарылыш кичәсе бүген. Мәдинә апа ак җирлеккә кызыл чәчәкләр төшерелгән тукымадан бик матур күлмәк теккән иде. Кара озын толымнарын туздырып җибәргәч, Мәдинә апаның күзләренә яшь килде. Гел аның яшь чагы бит бу кече кызы. Гөлзирәсе – Фатыйх инде, ә бусы – гел үзе. Эх, Фатыйх исән булса...
– Апа, бүген кичәдән соң клубка төшәбез, танцы була. Син дә чык, яме. Җитте, болай өйдә ятма.
Кич җитте. «Чыннан да, нигә мин, Шамилдән оялып, өйдә ятам соң әле?»
– Әни, мин клубка чыгам әле. Саимә белән кайтырбыз.
Мәдинә апа, астан гына елмаеп:
– Бар, балам, бар. Әйе, Саимә белән кайтырсыз, – диде.
Мәдинәнең дә яшь чагы булган бит. Аңлый инде ул кызларын. Яхшы бәндәләргә очрап, бәхетләре булсын инде.
Гөлзирә клубка килеп кергәндә, танцы башланган. Гармунчы егет янында Шамил утыра. Гөлзирә килеп керүгә урыныннан сикереп торды да янына килде.
– Болан кызына ни булган?