Загружаем изображение…
«Нурлы ислам» безнең өчен мәчетләрне яктырту проекты гына түгел.☝️
Әйе, тышкы яктан проект ут аша күренә. Ләкин аның мәгънәсе тирәнрәк: ул авыллар хәтере, өлкәннәргә хөрмәт, туган як матурлыгы, рухи үзәкләрне саклау һәм буыннар бәйләнеше турында.
Һәр мәчетнең үз тарихы бар. Кайдадыр аны бөтен авыл белән төзегәннәр. Кайдадыр аның янында берничә буын үскән. Кайдадыр нәкъ менә мәчет кешеләрне берләштерә һәм искәртә: авыл яши, хәтер яши, гореф-гадәт дәвам итә.
Кич белән манарада ут кабыну — матур күренеш кенә түгел. Ул җылылык, иман һәм бу урыннарны саклаган кешеләргә рәхмәт билгесе.
Проектны хуплаган һәркемгә рәхмәт: республикабыз җитәкчеләренә, имамнарга, авыл халкына, эшмәкәрләргә, волонтёрларга һәм битараф булмаган кешеләргә.
«Нурлы ислам» для нас — это не только про подсветку мечетей.☝️
Да, внешне проект виден через свет. Но по сути он глубже: это про память сел, уважение к старшим, красоту родных мест, сохранение духовных центров и связь поколений.
В каждой мечети есть своя история. Где-то её строили всем селом. Где-то рядом выросло несколько поколений. Где-то именно мечеть остаётся тем местом, которое собирает людей и напоминает: деревня жива, память жива, традиция продолжается.
Когда вечером загорается минарет, это не просто красиво. Это знак тепла, веры и благодарности тем, кто сохранил для нас эти места.
Спасибо всем, кто поддерживает проект: руководству республики, имамам, жителям, предпринимателям, волонтёрам и всем неравнодушным.
ИншәАллаһ, будем продолжать💡