Помидорны туңдырып була
Кышка җитәрлек итеп помидор туңдырыгыз. Катырылган помидорны шулпага, икенче ашларга, пиццага салырга була.
Иң уңайлысы — помидорны бөтен килеш туңдыру. Ризык әзерләгәндә алып, җылымса агымсуда чайкарга гына кирәк, аның кабыгы бик тиз куба. Үзегез теләгәнчә турап, ризыкка куша аласыз. Пицца өчен түгәрәкләп турап туңдыру уңайлырак. Кунага полиэтилен җәяргә, помидор телемнәрен тезәргә, тагын пакет капларга һәм икенче, өченче катларны да шул тәртиптә кабатларга була. Туңгач, пакетка яки контейнерга тутырып куя аласыз.
Просмотры: 17