Иннек - энә саклагыч
Иннеге беткәч, футлярыннан җайлы гына энә савыты ясый аласыз.
Калган иннеген чистартырга. Поролон кисәге яки губканы футлярга керерлек итеп кисәргә. Эченә һәм губка кырыйларына җилем сөртергә һәм футлярга тыгызлап кертергә.
Җилеме кипкәч, губкага энәләр кадап куегыз. Иннек-энә савытын үзегез белән йөртә, юл сумкасына да сала аласыз.
Просмотры: 26