Тоз булыша
Тозлы эремә киемнәрнең төсен сакларга булыша. Кием-салымны юар алдыннан 1 л суга 1-2 аш кашыгы тоз кушылган эремәгә салып торырга. Юганнан соң шундый ук суда чайкарга да була.
Кайбер хуҗабикәләр тозны кер юу машинасының порошок бүлеменә сала, болай эшләргә киңәш итмибез. Тоз кристаллары техниканы ватарга мөмкин.
Тозлы эремәдә чайкалган кер кышын салкында бозланып катмый, тизрәк кибә.
Просмотры: 39