Агулы чәчәкләр
Безнең бакчаларда үсә торган кайбер чәчәкләр агулы. Ерактан гына сокланып йөри торганнары бар. Аларны утыртканда, тәрбияләгәндә сак булырга кирәк.
Нәркис. Язның беренче чәчәге — нәркисне вазага кисеп куймаска тырышыгыз. Ул башны авырттыра, аллергия чыгара ала. Бу чәчәк бакча бизәге булып утырса, яхшырак.
Гортензия. Гортензиянең барлык өлеше дә агулы, иң күп агулы матдәләре бөреләренә җыела. Гортензия җәй буе чәчәк ата, шуңа аның тирәсендә бик йөр-
мәскә, анда балаларны җибәрмәскә тырышыгыз.
Безвременник (колхикум). Бу чәчәк бакчаларда күп очрый, аның барлык өлеше, суганчалары да агулы. Аның янында перчатка белән генә эшләргә кирәк.
Рододендрон. Чәчәкләрен иснәмәгез, укшыта, костырырга мөмкин. Рододендронның якын туганы азалия да шулай ук агулы.
Крокус. Иң кыйммәтле тәмләткеч зәгъфранның (шафран) бер төре булган крокус — шулай ук агулы чәчәк.
Аконит. Тияргә ярамый, анда аконит агулы матдәсе бар. Элек аконитны агулы уклар ясаганда файдаланганнар. Аңа бал кортлары да кунмый, кунганы агуланып үлергә мөмкин. Аконитның якын туганы — дельфиниум шулай ук агулы.
Тиле ут чәчәге (дурман) — бәрәңге, томатның туганы. Анда йөрәк тибешен ешайта торган алкалоидлар бар.
Кәнә уты (клещевина). Пальмага охшаган бу үсемлекнең орлыклары агулы.