Эш кораллары кул астында
Бакчада гел кулланыла торган эш коралларын сарай, гаражга ташып йөрисе килми.
Төрле урынга ташлап калдырсагыз, алар тиз күгәрәчәк. Шуңа бакчада гөл чүлмәге яки кечерәк чиләккә вак таш яисә ком тутырыгыз. Эш коралларын шуңа кадап куярга була.