Загружаем изображение…
▶ видео
▶ видео
▶ видео
Загружаем изображение…
▶ видео
05.10.2026
Ябалак мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәр белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан бик җылы һәм күңелле музыкаль очрашу узды. Авыл җирлеге башлыгы Физзәт Фәрит улы үзенең котлауларын ирештерде.
Очрашу барышында үткән елларны искә төшереп, күңелле хатирәләр белән уртаклаштылар, җылы сүзләр әйттеләр. Гармун көенә төрле җырлар җырладылар, татар халык көенә биеделәр. Римә апа Кондратьева үзе язган шигырьләрен укыды .Мондый очрашуларның кадере аеруча зур — чөнки игътибар һәм ихтирам һәркемгә кирәк.
Кадерле апаларыбызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, гаилә бәхете һәм һәр көннең шатлыклы мизгелләрен тоеп яшәүләрен телибез!
#Өлкәннәркөне