Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Репост из «Апастово-информ 📲»

Загружаем изображение…
Загружаем изображение…
Загружаем изображение…
Загружаем изображение…

Чирмешәндә сайлау яңартылган мәдәният йортында уза👏



884нче номерлы сайлау участогы гөрләп тора.
Биредә халык өзелми, авылдашлар зур активлык һәм җаваплылык күрсәтеп, үзләренең гражданлык бурычын үтәргә ашыга.
Яңартылган бина, заманча, уңайлы шартлар, милли рух, сайлаучыларга күтәренке кәеф бирә, истәлекле итә.
Сайлау участогында һәркемне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар көтә. Бу үз чиратында милли традицияләребезнең, татарча кунакчыллыкның гүзәл чагылышы. Тәмле ризыклар артында күршеләр белән аралашу, хәл-әхвәл белешү, фикер алышу мәдәният йортының фойесын чын-чынлап бәйрәм мәйданчыгына, җылы очрашу урынына әйләндерә.
Шулай итеп, 884нче сайлау участогында тавыш бирү күңелле аралашу, милли рух һәм бердәмлек бәйрәменә әверелә. Чирмешән халкы үзенең активлыгын, туган ягына һәм иленә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслый.
Просмотры: 110
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти