Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бер язгач, язасы килеп тик тора. Картәтиләр бих хәлле яшиләр, ике өй…

Бер язгач, язасы килеп тик тора. Картәтиләр бих хәлле яшиләр, ике өй, ике сыер , ике атлары булып, үз көчләре белән көн күргән , тырыш гаилә була. Картәтием данлыклы пима басучы, даны еракка таралган оста була. Бииик алга китеп шуны әйтәм, 62 елны сеңелемне котлап әнкәйгә пима басып бирә. Көне төне иләп түгел, саклыкка гына кия иде әнкәй. Ул пиманы берничек аңлатырлык түгел, оек кебек кенә киелә, үзе шул кадәр юка, нәфис, 36 размерга да, 38 размерга да тап таман иде. Көя дә төшмәде үзенә, бер ике ел элек кенә ташладык ул музей экспонатын.

Дәвам итәм, 30 елда, әткәйгә дүрт яшь була, тома сукыр картәтәсе, авыр чирле әнкәсе кулына дүрт баланы келәткә куып чыгарып, малларны, ике өйне тартып алып картәтиемне 8 елга раскулачивать итеп сөргенгә җибәрәләр. Андагы .тормышны сөйли башласа әткәй йөрәгенә ябешә иде. Төрекмәнстаннан бер бабайны йортка кертеп, ул бабай йорттан йортка Коръән укып, әткәйләрне ачлыктан алып кала. Картәтәй сигез елдан соң кайтып бәләкәй генә балчык өй җиткереп керәләр. Шул елларда картәтәй ихаталарында чабата, тула оек кигән бер егетне очрата. Син картайган көндә мулла буласың дип, юкка чыга. Ул вакытта атеизм, кешеләргә ачыктан ачык Коръән уку тыела. Картәтием дә бу сүзгә башта бик әһәмият бирми, соңрак үзеннән үзе дингә тартыла. Коръән Кәримне яттан укый башлый. Бик мөләем, кечкенә ас сакаллы карт иде. Безгә оныкларына никах укып, балаларыбызга исемне ул кушты. Сиксән биш яшькә кадәр яшәде. Авырып түшәктә ятмады. Соңгы өч көнендә авырсынып торгач әткәй ешрак барды. Соңгы барганда:,, Улым, әллә төш булды, әллә өн, яш чактагы теге егет бүген иртән ишектән килеп керде. Аягында чабата, тула оек(85 ел иде). Керде дә, бабай җыен, бүген китәрбез инде диде, нәрсәгә икән ул? ", дип әйтә ди. Әткәй аңлап алган инде, төнгә калырга булган. Үз аңында, үз акылында булнан картәтием. Төнлә:,, Улым, тәһарәтемне алдыр инде, миңа вакыт " дип, тәһарәт алып ятты да, тыныч кына китте дә барды дип сөйләгән иде.

Элек җеннәр күренеп йөрегән бит. Монысын әнкәй сөйли. Картәтиләрнең өе бер яклы гына булган. Шунда күмәкләшеп бары да сыйган. Апам тугач, төнлә, әнкәй бала имезергә утырган. Картәтәй пима баса икән. Шул вакыт сәке астында яшь бала елый башлаган. Әнкәй аптырап картәтәйгә (биатасы була инде) карыйм, сорарга кыймыйм ди. Ул вакытта тел яшергәннәр бит. Картәтәй берни булмагандай эшен дәвам итә икән. Минем курыкканны күреп:Курыкма балам, үзебезнекеләр алар" дип әйтте, ди Шайтан башка, иен башка диләр бит. Шайтаннар теге дөньядан китеп, кеше котыртып йөрүчеләр, җеннәр безнең арада яшәп, шулай ук мал асрап, дөнья көтүчеләр ди. Әле балалары туган вакыт булган. Ихатада я ат, я эт кыяфәтендә күренә иде ди. Картәтәй курыкмыйча, юисмиллаңны әйтеп үт тә кит дип әйтә торган булган. Менә шул, ышану ышанмау сезнең карамакта. Мин үзем ишеткәнне яздым.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 878
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти