Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Мин азаккы язган хәлгә охшашны бер язган идем инде, тагы кабатласым…

Мин азаккы язган хәлгә охшашны бер язган идем инде, тагы кабатласым килә. Әнкәем 84 кә җитеп яшәде, әле. дә үләрлек түгел иде кебек, берүзе яшәп ятты. Көннәрдән беркөнне күптән вафат булган абзыем, түтәемнәр килеп керделәр дә, апаем әзерләнеп тор, без тиз генә бер җиргә барып киләбез дә, сине кереп алабыз диделәр ди. Абзый үзе гармун уйнай ди ( гармунчы иде бик оста ), сәг 3. тә төнге сеңлемә звонить иткән, кайтың мин үләм дип. Сеңлем башта саташып кына звонить иткән дер дип уйладым ди, алай да авылда тагы бер энем башка чыгып яши иде, аңа әйттем ди, ул , ярар мин хәзер менеп төшәм дигән. Менсә, ишек эчтән бикле, ачучы юк, веранда яктан слабый ишекне каерып керсәм , әнкәем ята, дәшәлмәй дә, бик наяар хәлдә булган. Шуннан ни хәбәрләшеп кайтыштык, төрлебез төрле яктан. Сеңлем системалар куйгач рәтләнеп китте, креслога чыгып утырды, куркыттыммы барыгызны да ди. Әнкәй, ния алай иттең дигәч, төшен сөйләде инде. Бик матур сөйләнеп утыра, сорауларга дөрес җавап бирә, халатын сыйпап куештыра торгач, кулы белән нидер өзеп җыйган кебек итә, сорагач, әййе, җимеш җыям, чия ди бу. Үзе ярар, кайтышың инде, иртән эшкә, хәзер эш кадерле ди. Таралыштык. Куп тә үтмәй сеңлем тагы звонить итә, әнкаем китте ...ди.

Менә шундый үлем, шундый төштән соң... Олы кеше аңлаган инде, шундый рас төш күргәч, хәзер кереп алабыз дигәч...

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 704
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти