Институтның 1 курсында укыганда Рабига исемле бик матур, чая кыз…
Институтның 1 курсында укыганда Рабига исемле бик матур, чая кыз белән бергә укыдык. Үзе бик әйбәт кыз иде, урыны оҗмах түрендә булсын. Ул 1 курстан соң укуны ташлады. 5 курста укыганда, аның вафат булганын ишетеп, группабыз белән апасына бардык. Ул сөйләде. Кияүгә чыгып, балага узгач, канында яман чир тапканнар булган. Соңгы көнендә апасына әйткән икән. Мине юындыр, чиста күлмәкләр кидер. Мине бүген алырга килделәр, ишек янда басып торалар, дип. Вакытында Рабига бер дә андый хәлләргә ышана торган кыз түгел иде. Димәк, бар андый хәлләр дә.
Булмас димә, дөнья бу
Булмас димә, дөнья бу