Хәерле иртә Эльмира, төркемдәшләр. Беләсем килә сезнең белән дә…
Хәерле иртә Эльмира, төркемдәшләр. Беләсем килә сезнең белән дә мондый хәлләр буламы ул.Әле генә иртәнге ашка карабодай пешерергә булдым.Бер кат юдым да суы чиста дип бүтән юмаска булдым, гел генә өч-дүрт кат юа идем.Су кайнап чыккач чәйнүккә заварка саласы урынга карабодай өстенә китердем дә салдым.Үзегез аңлыйсыз бөтен эшне яңадан җиренә җиткереп эшләргә туры килде.Өй җыештырганда дә шулай бөтен җирләрне таза итеп сөртеп чыгам берәр жирне иренеп сөртмичә калдырсам ни дә булып шул жирне яңадан тазартырга туры килә.Мин моны өй хуҗасының (рәхмәт яугыры)эше дер дип уйлыйм.Ялкауланырга кушмый бит.