Авылда яшь чакта төрле кызык вакыйгалар булгалады. Чираттагы истәлек тә шундыйлардан.
Бер кичне капка төбендә иптәш малай белән сөйләшеп торабыз. Ул үзенең матае (мотоциклы) белән кайдадыр үтеп барганда, мине күреп туктаган иде. Шунда күрше кызы да өйләреннән чыгып, безнең янга килде. Бераз сөйләшеп, көлешеп алганнан соң, кызыбыз матайга утырды да: «Эх, матайда йөрергә өйрәнсәң иде...» — дип хыялланып куйды.
Иптәш малай күп уйлап тормады, матай артына килеп басты да: «Әйдә, тот рульне ныклап! Мин арттан этәм, син рульне тотып бар», — диде. Кыз рульне тотты, иптәшебез матайны этәм дип бер адым атларга өлгермәде — дөбер-шатыр китте матай кабынып! Тизлеккә (скоростька) куелып калган булган бит!
Матай чаба, арттан без йөгерәбез, кызыбыз бөтен урамга чыелдап кычкыра! Без арттан: «Тормозга бас, тормозга бас!» — дип кычкырып йөгерәбез, ул еларга җитешеп: «Белми-и-и-м!» — ди.
Инде кызыбыз матайда безне шактый артта калдырды. Без куып тота алмыйбыз инде, дип туктап калдык. Нишләргә белмичә, авызны ачып карап торганда, кызыбыз матай белән бер чокырга килеп эләкте дә, тузан болыты күтәреп, шапылдап юлга ауды!
Йөгереп килеп җитсәк — матай бер якта ята, «мотоциклисткабыз» куркуыннан нишләргә белмичә матай янында утыра. Ярый, Аллага шөкер, күрше кызына да, матайга да зыян килмәгән иде. Башта бик курыккан булсак та, аннары: «Менә, матайда да йөрергә өйрәндең бит, ә!» — дип шаярып көлештек үзебез.
Авылда төрле хәлләр була бит ул... Ә сезнең яшьлектә кызыклы маҗаралар булганы булдымы? Комментарийларда языгыз!
👇Каналга язылырга онытмагыз!