Свинчатка, (Плюмбаго) дигән гөл. Көньяк Африкада, Америка, Азия…
Свинчатка, (Плюмбаго) дигән гөл. Көньяк Африкада, Америка, Азия тропик, субтропикларында үсә. 800 төре бар. 1.5-3 метрга кадәр үсә. Яздан көзгә кадәр чәчәк ата. Кояшлы урында үсә, әмма көндез кояш нурларыннан сакларга кирәк. Алайса яфракларын көйдерә. Көньяк-көнбатыш, көньяк-көнчыгыш тәрәзә төпләре яхшы алар өчен. Көннәр кыскара башлагач фитолампа астында тотарга кирәк. Алайса яфракларын коячак. Лампагыз булмаса да куркыныч түгел, яфракларын койса язга таба тагын үстерә. Бүлмә температурасы 20-25 градус җылы булырга тиеш. Дымлы һава кирәк. Ноябрьдән март башына кадәр ял итә. Ул вакытта су сибүне киметергә кирәк. Яшь гөлне беренче өч елында яз аенда күчерергә кирәк. Елга ике мәртәбә формировать итәргә. Февральдә һәм чәчәк атып бетергәч. Ботакларыннан үрчетергә була. Чәчәк ата торган гөлләргә дигән балчыкка утыртырга.
Бакчачылар, гөлләр яратучылар төркеме
Бакчачылар, гөлләр яратучылар төркеме