Бу көзләр озынга китә башлады әле актык елларны. Озакка сузылгач…
Бу көзләр озынга китә башлады әле актык елларны. Озакка сузылгач бакча эшләре дә сузыла. Күз ачып йомганчы уже тагын чәчү эшенә керешер вакыт җитә. Климат үзгәрә елдан ел. Элегрәк ноябрь уртасында тездән кар була иде. Хәзер декабрьда да җүнләп кар булмый. Узган ел соң гына яварга тотынса да нәкъ элеккеге кышны хәтерләтте. Но җәе җәй төсле булмады инде. Сабантуй 16 июнь тирәсендә булыр иде. Көннәр эссе була иде. Сабантуйга дип ел саен матур күлмәкләр алып кия идек. Хәзер сабантуйга күлмәк киеп булмый. Чөнки июнь ае яңгырлы, суык. Айга берничә көне җылы булып ала. Уже ничә ел рәттән шулай. Апрель май аенда кирәкмәгән 25 градус эсселәр була. Быелгы кышлар нинди булыр инде.