Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

🪵 Мульча өчен опилканы ничек дөрес кулланырга



Опилка үсемлекләрне салкыннан сакларга ярдәм итә, туфракның структурасын яхшырта. Ләкин алар туфрактан азотны үзләштерәләр, бу исә үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин. Моны ничек булдырмаска:

🔸1 нче адым. Бер чиләк опилкага 30 грамм мочевина өстәгез, яхшылап болгатыгыз һәм бераз гына дымландырыгыз.
🔸2 нче адым. Ике атнадан соң мондый опилканы җиләк төпләрен өю, шулай ук кура җиләге, карлыган, крыжовник һ.б үсемлекләрнең төпләрен каплау өчен кулланырга мөмкин.
🔸3 нче адым. Эффектны көчәйтү өчен, опилкага компост яки тирес (1:1 нисбәтендә) кушыгыз һәм бер уч триходерма өстәгез. Мондый катнашма туфракны баетып кына калмыйча, үсемлекләрне авырулардан да саклаячак.
Просмотры: 3 398
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти