Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Ежевиканы уңыш биреп бетергәч җиләк биргән ботакларын төптән үк кисеп…

Ежевиканы уңыш биреп бетергәч җиләк биргән ботакларын төптән үк кисеп атасы (кура җиләген кискән кебек инде). Быел үсеп менгән ботаклары кала. Шул ботаклар арасындагы карандаш юанлыгы гына булган ботакларны да төптән үк кисеп атыгыз. Алар беренчедән, кышны кышлый алмаячак. Икенчедән, уңышы да җүнләп булмый. Урта бармак юанлыгындагылары калсын. Бер төптә 8 не калдырыгыз. Озынлыгын үзегезгә ничек кирәк кыскартасыз. 1.8-2 метр калдырып. Ян-як ботакларын 60 см тирәсе калдырасы. Киләсе елга шул ботаклардан тагын ботаклар үсеп чыгып шунда уңыш күп булачак. Кышка бөгеп салып каплыйсыз. Яз көне ачкач 8 ботактан яхшы 4-6 ботакны гына калдырасыз да калганнарын төптән үк кисәсез. Кышка калдырганда әз калдырмагыз. Чөнки кайбер ботаклар кышны уңыш бирергә яраксыз булып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә күбрәк калдырыгыз. Ә яз көне 4-6 яхшысын калдырасыз. Артыгы кирәкми. Артык булса уңыш әз була һәм вак булачак. Күп булса туендыра алмый ул аларны.

Бакчачылар, гөлләр яратучылар
Просмотры: 1 894
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти