Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бер менәсе иде җиһан киңлегенә, 


Йолдызларга иде менәсе, 
Кояш җылысында рәхәт чигеп, 
Ай нурында килә йөзәсем. 

Ак болытны җигеп толпар сыман 
Җиһан дәрьяларын кичәсе,
Бар йолдызны җыеп учларыма 
Өр-яңадан килә тезәсем. 

Күк йөзеннән бер карарга иде 
Күзәтергә иде җир шарын,
Шул чагында күрер идем төсле 
Барлык матурлыгын дөньяның. 

Читтчән генә карап торсаң икән 
Яз килгәнен туган җиремә, 
Сокланасы иде табигатьнең 
Чәчәк аткан һәрбер гөленә. 

Ямьле көзнең алтын басуларын, 
Ак карларын кышның, буранын, 
Бер менәсе иде җиһан киңлегенә, 
Күзәтәсе иде җир шарын...
Просмотры: 50
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти