Мин тормышка гашыйк, чынлап гашыйк,
Нинди генә сынау үтсәм дә.
Хыял канатында күтәрелгәч,
Язмыш җиле бәреп китсә дә...
Мин тормышка гашыйк, әйе гашыйк,
Гомер юлы авыр булса да.
Менә инде барып җиттем дигәч,
Каршылыклар чыгып торса да...
Мин тормышка гашыйк, чиксез гашыйк,
Өмет учаклары сүнсә дә.
Яраланган йөрәк сызланганда,
Учлап-учлап тозын сипсә дә...