Көзне сагышка тиңлиләр.
Ни өчендер? Аңламыйм...
Алтын сары яфраклардан
Мин бер сагыш табалмыйм.
Көзне картлыкка тиңлиләр.
Табигать арган имеш.
Әмма ләкин көзгә бары
Өлгерә тәмле җимеш.
Дөньядагы барлык төсне
Көз бит үзенә җыйган.
Кызыл, сары, алсу, көрән
Төсләргә урман тулган.
Көзне сагышка тиңлиләр.
Ни өчендер? Аңламыйм...
Уңышка бай алтын көздән
Мин һич сагыш табалмыйм ...