Тормыш гүзәллеген күрер өчен
Гел нәрсәдер җитми кешегә.
Бер уйласаң, яшәр өчен барсы да бар,
Тазалык бар, акча, эше дә.
Кайтып керер өй бар, җылы азык,
Йомшак түшәк һәрбер төн саен,
Тик нәрсәдер җитми. Нәрсә җитми?
Җан җылысы җитми, мөгаен...
Җитми микән әллә күңел күзе?
Маңгай күзе күрми барын да.
Җитми кала, бәлки, җылы сүзләр
Юатырга сагыш, зарын да...
Ихласлык та җитеп бетми, бугай,
Битлек киючеләр күбәйде.
Тормыш кыйммәтләре әллә ничек
Очсызланды һәм дә үзгәрде...
Яшәр өчен вакыт җитми төсле,
Гөмер аты чаба туктамый.
Тик тизлеген һәр арттырган саен
Әз генә дә вакыт бушамый...
Кешелеклек җитми, әхлак җитми,
Мәхәббәт тә җитми дөньяда.
Хәзер инде тынычлык та җитми,
Аклык, сафлык җитми уйларда...
Тормыш гүзәллеген күрер өчен
Әллә ниләр күп тә кирәкми.
Тик күрмибез... Күрә белмибезме?
Күрә алмыйбызмы, әллә, теләми?!