Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

"-Мин яратам сине!" - дисең,


Үзең ышанасыңмы?
Тормыш җилләренә каршы 
Терәк булаласыңмы?

"-Бердәнберем минем!" - дисең,
Фикерең үзгәрмәсме?
Бүген мин дип янган йөрәк
Башканы теләмәсме?

"- Синең өчен, дисең, әзер
Мин дөньяда барына!"
Ләкин йөзә алырсыңмы,
Каршы чыксаң агымга?

Минем холык җиңел түгел,
Мин ирекле кош сыман.
Ничек генә яратсам да,
Беркемгә дә буйсынмам.

Минем сөю тыныч түгел,
Диңгез дулкыны төсле.
Вулкан сыман ташып чыга,
Мин шундый кайнар хисле.

"-Мин яратам сине!" - дисең,
Сүзеңдә калырсыңмы?
Минем мәхәббәт ташкындай,
Күтәрә алырсыңмы?
Просмотры: 41
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти