Сорамагыз миннән киңәш,
Коры сүзләр сөйләмим.
Кемгә ничек дөрес яшәү
Өйрәтергә теләмим.
Мин бары тик сезне тыңлый алам
Җылы сүзләр әйтеп, юатып.
Кайгыгызны сезнең уртаклашып,
Шатлыгыгыз өчен куанып.
Киңәш сорау - кеше киемен киеп,
Башка кеше юлын үтүдер,
Сиңа дигән тормыш сынауларын
Кемдер утәр диеп көтүдер.
Кеше күңеле чиксез кара урман,
Берчә салкын, берчә ялкын-ут.
Бу дөньяда кеше өйрәтергә
Ходайдан тыш минем хакым юк...