Тормыш китабымнын битләрендә
Төрле-төрле юллар язылган.
Кайсысыдыр шигырь булып яткан,
Кайсынадыр җырлар язылган...
Әкият тә булган тормышымда,
Уйдырма да булган кайвакыт.
Ялгышлар да булган язмышымда,
Җитми калган кайчак буш вакыт.
Мәхәббәт тә булган, шашып сөеп
Хисләр ялкынында янулар.
Төне буе күктә йолдыз санап,
Таң атуга өйгә кайтулар.
Тормыш китабымнын битләрендә
Төрле-төрле юллар язылган.
Кайсысыдыр шигырь булып яткан,
Кайсынадыр җырлар язылган...