Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

"Мин зур үскәч!" - дибез дә без


Ашыгабыз яшәргә.
Балачакның кадерен белми,
Эххх тизерәк үсәргә.

"Мин зур үскәч!" - күпме якты хыял,
Күпме өмет шушы сүзләрдә.
Балачакның җылы хатирәсе
Чагыладыр бары күзләрдә.

"Мин зур үскәч!" - диеп өметләнеп,
Сизмибез дә үсеп җиткәнне.
Еллар аша, төрле юллар аша,
Шактый гомер узып киткәнне.

Үсәм диеп хыялланып була,
Киләчәккә юллар гел ачык.
Балачакка гына кайтып булмый,
Үткәннәргә һәрчак юл ябык...

"Мин зур үсәм!" - дия торгач менә
Үсеп җиттек, инде зур булдык.
Хыялларның күбесе чынга ашты,
Чамадан тыш хәзер горурлык.

Тик нигәдер еллар узган саен
Сагындыра гамьсез балачак.
"Мин зур үсәм, әни!" - диеп йөргән сабый
Тик хәтирә булып калачак...
Просмотры: 33
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти