▶ видео
Нидер әйтергә оныттым, дип йөрим....
Кичә автобустан төшеп калып, үз урамыма борылгач..... ишелдем, җәмәгать....🙈🙄😁 Әйе, сумкаларым күп иде... Ике сумканы сул кулыма элдем, шул ук кулның култык астына букетны кыстырдым....Кисәк кенә, әйтерсең лә сөйләшеп куйганнар...бөтенесе җиргә чәчелде....😁 Ииии, җиңел булып китте инде, кәнишне... Үзем җирдән сумкалар җыям, үзем уйлыйм, ярый әле караңгы, минәйтәм, кеше-мазар күрми...🫢.... Шулчак артымнан "Тукта, тукта, булышабыз...", дигән яңгырамасынмы... Көлеп җибәрдем...😁 Минем триумфларны кеше күрми калса ни була инде аннары...🤣😍
Әйтмичә калдырмыйм әле!
Дания апа, Алсу, Фидалия, рәхмәтләрем чиксез🤲❤️ Аллаһы Тәгалә ярдәмен җибәрми калмый ул, үзегезгә меңе белән кайтсын! Аунап яткан төенчекләремне җыйдылар да, ишегемә хәтле китереп куйдылар,Ходайның мәрхәмәтле бәндәләре!🙏❤️