Укучылар белән эш алгоритмы: 1. Әзерлек этабы
Бурыч: Укучыларны сәяхәткә психологик һәм лексик яктан әзерләү.
Тема сайлау: Сыйныф белән яки төркемнәрдә сәяхәт өчен урын сайлана (мәсәлән, «Кол Шәриф мәчете» яки «Тукай музее»).
Сүзлек запасын баету: Дәрескә кадәр яңа лексика (экспонат, гөмбәз, манара, ядкарь, шәхес) һәм аралашу өчен кирәкле фразалар язылган карточкалар бирелә.
Мәсәлән: «Мин игътибар иттем, чөнки...», «Минемчә...», «Бу урынның тарихы болай...».
Техник әзерлек: VR-гарнитура яки компьютерларның эшләвен тикшерү, виртуаль тур өчен сылтамаларны табу.
2. Төп этап «Виртуаль сәяхәт». Сылтама буенча музей белән танышу
Бурыч: Укучыларны мохиткә җәлеп итү, күзәтү күнекмәләрен үстерү.
Мохиттә йөрү: Укучылар виртуаль дөньяда ирекле рәвештә йөри, экспонатларны якынрак карый, схемаларны укый.
Актив күзәтү: Укучыларга «Күзәтү бите» (Маршрут бите) бирелә. Анда 3-4 конкрет сорау була:
Мәсәлән: «Сезнең алда торган экспонант Тукай тормышының кайсы чорын яктырта?»
Мәгълүмат туплау: Укучылар сорауларга җавапларны виртуаль экскурсоводның сөйләменнән яки экспонат янындагы табличкалардан эзлиләр.