Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

✍✍✍ Фикерле башның сөйлисе килә...


БҮГЕН ӘТИЛӘР КӨНЕ. Минем группамда әтиләр аз, әлбәттә. Аларны котлыйм, бик шатланам. Без үзенең гражданнарының күңел халәтенә битараф булмаган дәүләттә яшибез. Россиядә гаилә кыйммәтләре югары бәяләнә. Бу бәйрәм дә - аның кайтавазы. Әтиләр статусын күтәрә.Тик минем сүзем әниләр колагына. Әти статусын бәялик, яме. Ничек итеп? Фотода инде 17 ел элек кече улым Илгиз ясаган такта кисәге. Инде күп еллар узса да, аны ташлыйсым килмәде, кулым күтәрелмәде. 9 яшьлек сабыйның әтисенә чын йөрәктән язган сүзләре бит... Бүген исә мин аны гаиләбез группасына җибәрдем. Матур котлау килеп чыкты. Әниләр, бала белән ӘТИ ләр мөнәсәбәтен саклагыз. Бусы инде бездән тора❤️❤️❤️
Просмотры: 318
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти