Бүген Иске Иябаш авылында гомер итүче, күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Хазиева Өммегөлсем Бәтдретдин кызын Олылар көне белән котладык.
Өммегөлсем Бәтдретдин кызының мәдәният өлкәсендә күп еллык хезмәте — авыл халкының рухи байлыгына салынган зур өлеш. Фидакарь хезмәт иясенең тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрне үстерү һәм үткәрелгән чаралар — буыннарның бәйләнешен ныгытуга зур ярдәм итте.
Иҗади сәләтегез һәм халыкка тугры хезмәтегез — безнең өчен чын үрнәк.
—————————————
Хөрмәтле Өммегөлсем Бәтретдин кызы!
Олылар көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез! Көннәрегез якты,якыннарыгыз яныгызда булсын!