▶ видео
Кызылъяр мәктәбендә – юбилей
Агымдагы уку елы Баулы районының Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе өчен аеруча үзенчәлекле: авылда белем учагы ачылуга – 130, урта гомуми белем мәктәбе оешуга – 60, мәктәпнең хәзерге бинасына 45 ел тулган.
Кызылъярда беренче дәресләр мәдрәсәләрдә башлана, 1921 елларда советча уку кертелә. Мәктәпнең беренче укытучылары Лотфулла бай кызы Җәүһәр апа, Газый һәм Фатыйма Камаловлар була. 1930 елда җидееллык мәктәп ачыла. Беренче директоры Әхәт Насыйров була. 1931 елдан директор булып Гариф Фәритов килә. Фазыл Мөхәммәтҗанов директор булып эшләгән елларда мәктәптә зур үзгәрешләр була. 1959 елда кичке урта мәктәп эшли башлый. 1966 елдан көндезге мәктәп урта мәктәпкә әйләнә. 1977 елда яңа мәктәп төзелә башлый. 1986-2010 елларда мәктәп белән Венир Маликов җитәкчелек итә. 2010 елдан җитәкчелек эше Альбина Әминовага йөкләнә.
#Баулы
#Кызылъяр
#БавлыИнформ
#Татмедиа