Гомер йомгаклары сүтелә,
Килеп кердек гомер көзенә.
Бирешергә теләмәсәк тә,
Күңел халәтеннән сизелә.
Бар иде бит яшеннәрдәй яшнәп,
Искән жилдән житез вакытлар.
Гомер сиздермиче уза икән,
Бар да үткәннәрдә калдылар.
Үкенерлек итеп яшәмәдек,
Сокланырлык итеп яшәдек.
Читтән бәхет эзләп йөрмәдек,
Туган жирдән ерак китмәдек.
Алдагысы хәерле булсын,
Ташламасын бары тик саулык.
Киләчәктә һәр бер кешене,
Көтеп алсын бәхетле картлык. Мәдинә Ихсанова.