Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Пахистахис - бик матур гөл. Әмма вакытында кәкерәеп үскән ботакларын…

Пахистахис - бик матур гөл. Әмма вакытында кәкерәеп үскән ботакларын җайлап кисәсе, кышын кояш юкка үпкәләп коелган яфракларын сукранмый гына җыясы бар.Бу гөлемне бүлмәдән-бүлмәгә күчерәм, тәрәзә төбенә куярлык түгел, зурайды. Шулай кышын булмаган кояшны эзлибез. Жәй буе балконда торды, әле дә алып кермәдем, чөнки холкын беләм: керүгә, алтын башакларын гына түгел, яфракларын да коеп бетерәчәк. Яфракларын койса да, "Бетте, корый", - дип еларга ашыкмагыз, язгы кояш белән бергә ул да елмаячак, чәчәкләре белән сөендерәчәк. Чәчәк атып бетергәч бер кызганмый кисәчәкмен, әлегә шулайрак ✂🪴
Пахистахисның яшь ботаклары яхшы тамырлана. Төбенә тамырландырган үсентеләр утыртып, яшәртә барам. Шул чакта астагы яшь үсентеләре дә гөлне бизи, матуррак күренә.
Просмотры: 703
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти