Туган якларында кышлаучы кошларга "Озон" нан ризык килеп җитте. Кыш буена өч тапкыр заказ бирәчәкмен әле 🌻🌻🌻 Яңа җимлеккә заказ бирдем, анысы Кытайдан ук киләчәк икән, тоткарламасалар ярар иде. Онытмыйлар апаларын, октябрь башыннан ук разведкага килә, тәрәзә шакый башладылар. Көнбагышны песнәкләр ярата, кар яткач, май кисәкләре дә эләчәкмен.